Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Уракка әзерлек тикшерелде. ФОТОРЕПОРТАЖ

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 ел урагына һәм туфракны эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс игълан итте.

Аның максаты – комбайннар паркын, башка төр авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларны җаваплы кампанияләргә үз вакытында сыйфатлы итеп әзерләүне тәэмин итү. Бәйге кысаларында кичә районда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин җитәкчелегендәге комиссия агрофирмаларның һәм хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеген тикшерде. Комиссия членнары комбайннар, ашлык ташу техникасы һәм ындыр табакларының сезонга әзерлеген карау белән бергә җир эшкәртү агрегатларының техник торышына да бәя бирде. Тикшерү нәтиҗәләре белән газетабызның алдагы санында таныштырырбыз.

Раушан Нигьматуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы агрофирма ашлык техника ел урагы