8 апрель 2021 яңалыклары
-
Йосылу
Йосылу нечкә күңелле, матурлыкка, табигатькә сизгер, күзаллавы бик тә якты, ачык төсмерле. – Туган авылыңа кайткалыйсыңмы? – дип сорадым. – Үткән ел кайткан идем, андагы үзгәрешләргә исем китте! Иң беренче таныш сукмаклар буенча чишмәгә төштем, чөнки чишмәмне бик сагынам! Салкын чишмә челтерәп, җырлап ага иде. Хәзер үзгәрткәннәр инде: бүлеп алганнар да, суын авылга кудырталар, кешеләр суны урамга гына чыгып, колонкадан алалар, чишмә челтерәвенең тәмен белмичә... Авылыбыз тагын да кечерәя төшкән: яшьләр авылны ташлап китәләр икән, колхоз беткәч, эш калмаган.
-
Баш авыртса нишләргә?
Хәзерге заманда барыбыз да каядыр ашыга, нидер эшли. Баш авырту бу вакытта бик "пүчтәк" эш һәм табибка барырга вакыт та юк кебек.
-
Спас районында янгында өлкән яшьтәге ир белән хатын вафат булган
Кожаевка авылында шәхси йорт янган.
-
Мөслим районы мөхтәсибәте оештырган “Ислам. Беренче адымнар” курслары тәмамлады
7 мартта башланган дәресләр биш атна дәвам итте.
-
9 апрель көненә һава торышы
Урыны белән юеш кар, яңгыр көтелә.
-
Фирдүс Тямаев: Студент вакытта Мөслимнән бер кыз белән хатлар алыштык
Татарстанның атказанган артисты посткроссинг хезмәте аша бер белмәгән кешегә «Бәлки син мине яратасыңдыр?» дип язып хат җибәрде.
-
Дүрт яшьтә токмач кискән
Дусай авылында яшәүче Әлифә Әһлетдинова яшьли кул эшләре белән шөгыльләнә. Әнисе, дәү әнисе, әнисенең сеңелләре дә кул эшләренә бик оста була. Гаиләдә бердәнбер бала булган Әлифә, иркәләнеп кенә үссә дә, эшкә дә нык була. Аркылы пычкы белән утынын да кисә, дүрт яшендә токмач кисәргә дә өйрәнә.
-
Эшмәкәрләргә ярдәм итәләр
“Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” милли проекты кысаларында Татарстан эшмәкәрләренә барлык ярдәм чаралары буенча түләүсез консультация алырга мөмкин.
-
Гыйльметдинов: җәйгә дәүләт телләре белән яңа белем бирү стандартлары көтәбез
Республиканың дәүләт телләрен яңа формула буенча өйрәнүне үз эченә алган яңартылган белем бирү стандартларын хуплау мәсьәләсе 2021 елның җәенә хәл ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА белән әңгәмәдә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.
-
Татарстанда соңгы тәүлектә 33 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган
8 апрельга Татарстанда 19 698 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
-
Мең дә бер хәдис
Мөбарәк Рамазан аеның дәрәҗәсе, өстенлекләре, саваплары, аны үткәрүгә кагылышлы тәкъдимнәр, шулай ук Рамазан аенда Пәйгамбәребезнең тормыш үрнәгеннән хәдисләр тупланмасы
-
Таныш булыйк!
Гүзәл Исанаева – Минзәлә кызы. 8 классны тәмамлау белән шәһәрдәге медицина көллиятенә документларын тапшыра. Фельдшер белгечлеге алып чыккач, Гүзәлне юллама белән Минзәлә районының Калтак авылы медпунктына эшкә билгелиләр.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Эшсезләр саны кимер кебек
Тиздән эшсезләр саны күзгә күренеп кимер кебек. Дәүләт эшсезләрне эшле итүгә ныклап тотынды.