Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләргә ярдәм итәләр

“Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эш­куарлык инициативасы­на ярдәм” милли проекты кысаларында Татарстан эшмәкәрләренә барлык ярдәм чаралары буен­ча түләүсез консультация алырга мөмкин.

Безнең җирлектә 486 эшмәкәр теркәлгән, үзмәшгульләр саны – 450. Хөкүмәтебез эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен бик күп про­граммаларны гамәлгә ашы­рып килә. Мөслимлеләр аларны яратып файдала­на. “Перезагрузка” про­граммасыннан узган ел 12 райондашыбызның файда­ланганы билгеле.

– “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эш­куарлык инициативасына ярдәм” милли проекты кы­саларында Татарстанның 44 муниципаль берәмлегендә бизнеска ярдәм итү буенча уңайлы инфраструктура бул­дырылды. ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фондына караучы “Ми­нем бизнес” үзәгенең регио­наль вәкилләре эшмәкәрлек эшчәнлегенең барлык эта­пларында да ярдәм күрсәтә, – ди ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фондының төбәк вәкиле Гүзәл Сәетгалиева.

Белгечләр эшмәкәр була­рак теркәлү, дәүләт ярдәме, субсидияләр буенча түләүсез консультацияләр бирә. Үзмәшгульләр белән дә эш алып баралар. Үзмәшгульләр өчен иминият взносла­рын түләү буенча һөнәри консультацияләр, “Минем са­лым” (“Мой налог”) кушым­тасын куллану, килешүләр төзегәндә чеклар бирү меха­низмнары турында аңлатыла.

– Тормыш-көнкүрешебез үзгәреп тора. Бүген, сер түгел, мөмкинлекләр күбрәк. Кешеләрнең тор­мыш дәрәҗәсе генә төрлечә. Төрле кеше төрлечә уйлый, эшли. Эшне дөрес оештыра белсәң, бөтен төр бизнес та табышлы була ала. Төп шарт – хөкүмәт биргән ярдәмне мак­сатчан куллану таләп ителә. Дәүләт ярдәмен үз эшеңне ачу, төзелеш, ремонт һәм баш­ка максатлар өчен файдала­нырга була. Гомумән алганда, хөкүмәтебез үз эшен башлау­чыларга да, аякларында нык басып торучы эшмәкәрләргә дә зур ярдәм күрсәтә. Ел саен кабул ителүче һәм гамәлгә ашырылучы программа­лар – шуның ачык миса­лы, – ди район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгече Илдус Шәмгунов.

“ Кече һәм урта эшмәкәрлек” милли проек­ты нигезендә җирлегебездәге эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр быел да төрле программалар буенча техни­ка, терлек тораклары сатып ала, мал, кош-корт үрчетә ала.

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мак­сатында хөкүмәт ярдәме алу өчен эш эшмәкәрлеккә ярдәм фонды вәкиленә мөрәҗәгать итәргә һәм “Фасттрек” плат­формасында теркәлергә кирәк. Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды вәкиле Мөслимдәге күпфункцияле үзәк бинасын­да хезмәт күрсәтә.

Җирлегебездәге эшмәкәрләрнең күбесе авыл хуҗалыгы һәм сәүдә өлкәсендә эшли. Җитештерү эшен җайга салганнарның иртәгәсе көннәре ты­ныч. Әмма рәхәт тормыш нигезендә тырыш хезмәт яту­ын онытмыйк.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев