Эшсезләр саны кимер кебек
Тиздән эшсезләр саны күзгә күренеп кимер кебек. Дәүләт эшсезләрне эшле итүгә ныклап тотынды.
2021нче елның 1 гыйнварына мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән гражданнарны эшкә урнаштырган оешма-предприятиеләр дәүләт ярдәме ала алачак.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шул рәвешле эшсезләргә ярдәм итмәкче була. Бу ике як өчен дә файдалы булачак: эш бирүчегә дә, эшкә урнашучыга да. Эш бирүчегә субсидия социаль иминият фонды аша кайта. Шушы ук фонд эш бирүчене даими тикшереп торачак.
– Субсидия, район коэффициентына, иминият кертемнәренә һәм эшкә урнашкан гражданнар санына карап, өч минималь хезмәт хакы күләмен тәшкил итәчәк. Оешма беренче түләүне эшсез кешене эшкә алганнан соң – бер ай узгач, икенчесен – өч айдан соң, өченчесен алты ай үткәч алачак. Бүгенге көндә без программага керү өчен районның оешма- предприятиеләре һәм агрофирма җитәкчеләре белән эш алып барабыз, – ди район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов.
Бүгенге көндә үзәктә 59 кеше исәптә тора. Шуларның 27се – ир-ат, 32се – хатын-кыз. 25 кеше Мөслим авылында теркәлгән. 59 эшсезнең 14е – югары белемле, 25е урта һөнәри белемле булса, 19ы – урта белем белән исәпкә баскан райондашларыбыз. Үзәктә исәптә торган 20 кеше – пенсия алды яшендә.
– Эшсезләр арасында 9 классны гына тәмамлаган, ягъни төп гомуми белемле бер кыз да бар. Эшсезләрнең күбесе хезмәт урынында кыскартылуга дучар булып, эшләгән предприятиеләре ликвидацияләнеп исәпкә басарга мәҗбүр булган. Үзәктәге иң яшь эшсезгә – 24, иң өлкәненә – 61 яшь, – ди үзәкнең әйдәүче белгече Мөнирә Идиятуллина.
Үзәк җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов билгеләп үткәнчә, апрель азагы-май башларында “Вакансияләр ярминкәсе” уздырылачак. Елга ике тапкыр үткәрелүче әлеге чара вакытында теләге булганнарга эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Шунда ук эшкә урнаштыру, һөнәри белем бирү һәм яңа белгечлек буенча эшкә әзерләү максатында бушлай консультацияләр дә оештырылачак.
Узган елның җәендә, пандемиягә бәйле, район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр саны, кинәт артып, 160ка җиткән иде. Алар вакансия ярминкәләренең файдасы зур булуы турында әйтә.
– Субсидия алу өчен эш бирүчегә мәшгульлек хезмәте органнарына “Россиядә эш” (“Работа в России”) порталының шәхси кабинеты аша гариза җибәрергә һәм эшсез гражданнар өчен буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар исемлеген күрсәтергә кирәк. Мәшгульлек үзәге тиешле кандидатларны үзе сайлап бирә. Аларны эшкә урнаштырганнан соң бер ай узгач, эш бирүчегә, эшкә урнаштырган гражданнар турында мәгълүматларны күрсәтеп, гариза җибәрергә кирәк. Социаль гариза дәүләт мәгълүмат системасы аша тапшырыла, – ди район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов.
Сер түгел, эшлим дигән кешегә эш бар ул! Тик күпләрнең җылы кәнәфидә утырып, кәгазь эше белән генә мәшгуль буласы килә кебек. Физик көч таләп итүче эшләргә борын җыерып кына карый кайберәүләр. Балалар бакчаларына – тәрбиячеләр, мәктәпләргә – укытучылар, агрофирмаларга эшчеләр дә кирәк, югыйсә!
Лилия Шәймиева.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев