Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы мөхтәсибәте оештырган “Ислам. Беренче адымнар” курслары тәмамлады

7 мартта башланган дәресләр биш атна дәвам итте.

Курсларда Ислам диненең асылын ачыклап, төп гыйбадәтләрне тизләтелгән рәвештә өйрәнү каралган иде. Атнага бер тапкыр, якшәмбе көнне теләге булган кешегә катнашу мөмкинлеге тудырылды.

Дәресләргә 40лап дин кардәшебез йөрде. Районыбыз авылларыннан һәм Әлмәт шәһәрләреннән килүчеләр дә булды. Укучыларга беренче дәрестә китапчык, блокнот, ручка тапшырылды. Соңгы көнне викторина уены, чәй өстәле, бүләкләр әзерләнгән иде. Укып чыккан һәр кешегә шәһадәтнамә тапшырылды. Шушы изге юлда булган беренче адымнарыгыз төпле булсын, Аллаһ хәерле дәвамын насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев