Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Тавыклар турында...

Тавык куйган рекордлар турында кызыклы мәгълүматлар

ТАВЫК КУЙГАН РЕКОРДЛАР

Гиннессның рекордлар китабына кергән тавыклар тормышыннан кызыклы берничә мисал:

  •  Белгәнебезчә, тавыклар оча алмый. Чемпион кушаматлы тавык 1981 елда 95 метр араны очып барган. 
  •  Дөньяда иң эре тавык - брахма токымлы. Аның уртача авырлыгы 5 килограмм.
  •  1956 елда Бланш исемле тавык ике сарылы һәм ике катлы кабыклы күкәй сала.
  •  Ә 1971 елда АКШта һәм 1977 елда безнең илдә тугыз сарылы күкәй салган тавыклар булган.
  •  1936 елда Блэк кушаматлы тавык 31 сантиметрлы күкәй салган.
  •  Америкалы Эрнст Хансен бер тавыкны 3,5 секунд эчендә йолкып бетереп рекорд куйган.
  •  Венгриядә сенсацион вакыйга була - бер тавык әтәчкә әйләнә. Бу тавык 11 ел буе күкәй сала-сала да, аннары әкренләп көннән-көн әтәч кыяфәте ала, аның кебек кычкыра башлый.
  •  Тавык борын-борыннан надан кош булып исәпләнә. Ләкин Бөекбритания биологы Катрина Райа раславынча, аларны һич тә надан дип әйтеп булмый. Бер төркем чебигә берничә мәртәбә башта “дусларының”, аннан аларга таныш булма­ган чебиләрнең фотоларын күрсәтәләр. Һәр очракта чебиләр “дуслары” рәсеменә генә җанланалар.
  •  Һавада агулы матдәләр булса, тавыклар беренчеләрдән булып сигнал бирә. Америкалылар аларны үзләре белән Кувейтка алып баргач, тавыклар сугыш һөҗүме вакытында хәвеф сигналы бирәләр.
  •  Парижның бер бай ресторанында тавыкның сул аягыннан пешерелгән ризык уң аяктан пешерелгән ризыктан кыйммәтрәк тора. Менюга өстәп болай дип тә язылган: “Тавык уң аягына басып йоклый, шуңа күрә аның сул аягы йомшаграк һәм тәмлерәк".
  • Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев