Бу кызыклы

Җил — һава агымының хәрәкәте

Диңгезләр, кара урманнар һәм эссе чүлләр өстендә һава бертуктаусыз хәрәкәт итә

Фото - "Татар-информ"
Фото – «Татар-информ»

Җылы һава өскә күтәрелә, ә салкын һава аста кала. Шулай итеп, Җир шарында өзлексез һава алмашы бара: һава бер урыннан икенче урынга күчә. Шуннан җил барлыкка килә.

Җил төрләре

  • Саба җиле — иртәнге җиләс, йомшак җил.

  • Үтәли җил — ачык тәрәзәдән кереп, ачык ишектән чыгып китә торган җил.

  • Көчле җил — зур тизлеккә ия җил. Ул агач яфракларын гына түгел, кешене дә очыртып алып китәргә мөмкин.

  • Котып җиле — төньяктан искән җил. Ул салкын була, урамга юка кием киеп чыксаң, бик өшетә.

  • Төшлек җиле — көньяктан искән җил. Гадәттә, ул җылы була.

Җил турында борынгы күзаллаулар

Борынгы заманнарда җилне «күренмәс рух» белән тиңләгәннәр. Шуңа аны «Җил Тәңресе», «Җилбәгәй», «Җил иясе», «Җил анасы», «Җилләр патшасы» дип йөрткәннәр. Ә безнең халыкта җилләрнең башлыгы «Ялман» исемле булган, имеш.

Җил көчен куллану

Җил көчен кешеләр бик күптәннән кулланып киләләр. Элек җил тегермәннәре булган. Анда бодайдан, арыштан он тарттырганнар. Бүгенге көндә җил ярдәмендә электр энергиясе алалар. «Җил фермасы»ндагы йөзләгән турбина зур-зур шәһәрләргә яктылык алып килә.

Халыкара Җил көне — 15 июньдә дөнья илләрендә билгеләп үтелә торган чара. Әлеге көннең максаты — җәмгыятьнең игътибарын җилдән алып булган энергиягә һәм аның экологик яктан файдалы булуына, җил индустриясен үстерү мөһим булуына юнәлтү.

Җил турында кызыклы мәгълүмат

  • Беренче җил генераторы 1890 елда Даниядә төзелгән.

  • Җил энергиясе — нефть, газ, ташкүмер кебек казылма ягулыкларга алмаш, зыянсыз энергия.

  • Җил энергиясе атмосферага парник газлары, метан, су буы бүлеп чыгармый.

  • 1999 елда Оклахомада (АКШ) җилнең иң көчле тизлеге (җирдән 30 м биеклектә 484 км/сәг) теркәлгән.

  • РФдә иң көчле җилле урын — Чукоткадагы Наварин борынында (секундына 50–60 м).

  • 2016 елда Алманиядә барлык кулланылган энергиянең 87% ы кояш, җил, судан алынган.

  • 2021 елга Австралиядә барлык энергиянең 81% ы кояштан һәм җилдән алыначак.

Җил тизлеге һәм аның төрләре

Җил, тизлеге 6–12 м/с булганда — уртача, 12 м/с тан күбрәк — көчле, 20–30 м/с — шторм (давыл), 30 м/с тан күбрәк булганда ураган дип санала. Җилнең 20–30 м/с ка кыска вакытлы кискен үзгәрүе шквал, бөтенләй җилсез булу штиль дип атала. Җәйге аяз көннәрдә җилнең көндәлек хәрәкәте (төштән соң иң зур, төнлә иң аз) яхшы сизелә.

Җилнең еллык режимы атмосфера циркуляциясе үзенчәлекләренә һәм җирле шартларга бәйле.

ТРда сентябрьдән апрельгә кадәр һәм, гомумән алганда, ел буена көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан (уртача тизлеге 4–6 м/с), җәен — горизонтның төньяк-көнбатыш ягыннан искән җилләр өстенлек итә. Ел дәвамында тизлеге 2–5 м/с (45–60%) булган җилләр күпчелекне тәшкил итә. 10–25% булган очракта, күбесенчә җәен көчсез җил (0–1 м/с) күзәтелә. Тизлекләре арту белән көчле җилнең кабатлануы кими. Кышкы чор бик көчле җилләр белән үзенчәлекле.

Ел буена 5–20 көн 15 м/с һәм аннан да күбрәк тизлектәге җилләр күзәтелә.

Сирәк кенә ураган, давыл һәм 45 м/с тизлектәге өермәләр булып уза.


Нет комментариев