Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Патриотизм үрнәге

Рус Шуган авылында махсус операциядә һәлак булган райондашыбыз Иван Шильнов истәлегенә мемориаль такта куелды.

Такта Иван укыган Петр Днепров исемендәге Рус Шуган мәктәбендә урнаштырылды.

– Иван игелекле, намуслы, үзсүзле һәм тырыш булып истә калды. Махсус хәрби операциягә чакыру килгәч тә икеләнеп тормады: “Барам! Без булмасак, илебезне кем саклар?!” – диде.

Әти-әнисе дә гомер буе туган авылларында, колхозда эшләде, – диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Иван Шильнов 1997 елда 9 сыйныфны тәмамлый һәм укуын Мөслимдәге 94нче санлы һөнәри училищеда дәвам итә. Аннан колхозда прицепчы, тракторчы, слесарь булып эшли.

Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәрендә артиллерия гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтә. Армиядән кайткач, Яр Чаллы шәһәрендә төзелештә эшли. 

Узган ел мобилизацияләнеп махсус хәрби операциядә катнаша. 2023нче елның 9 маенда рядовой Иван Шильнов батырларча һәлак була.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 15 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев