“Без бергә! Без бердәм!”
Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Мөслим егете Радик гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгән. Аңа 1 яшь тулганда, әтисенә операция ясыйлар.
– Тормыш иптәшем яшьли мәрхүм булды, – ди Маргарита апа. – Әтиебез үлгәч, үзебез дә (берсеннән-берсе бәләкәй өч кыз) әниебез тәрбиясендә калган идек. Балаларымны да шундый язмыш көтә, дип кем уйлаган?! Өч бала белән ялгыз калдым. Балаларым кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үсте. Үзем дә, улларым да спортны яраттык.
Алты ел элек Радикның абыйсы Эдуард та каты авырудан вафат булган. Радикка гаиләнең тоткасы, әнисенең ныклы терәге, апасына таяныч булырга туры килгән. “Август-Мөслим” компаниясенең ашлык кабул итү предрпиятиесендә тырыш хезмәте өчен һәркемгә үрнәк итеп куйганнар аны. Махсус хәрби операциягә чакыруны да ул эш урынында кабул итә.
Фәридә Гайнетдинова
Фото – Р.Минһаҗевның шәхси архивыннан.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 5 апрель санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев