Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Барысы да гади егетләр

Радик Гыйльметдиновка “Раджа” хәрби кушаматы килешеп тора

Өлкәннәр әйтмешли, “дастуин” гәүдәле ир-егетнең сөйкемле, йөзеннән елмаю китми.

Олы Чакмак авылының батыр егете 2023нче елның 5 июлендә, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Бүгенге көндә Радик әти-әнисе янында кыска вакытлы ялда.

– Туган көнемнән соң биш көн үткәч, 25 яшемдә мин тормышымдагы мөһим адымны ясадым: без дә бармасак, кем барсын, илне кем сакласын дип, якыннарыбызны, туган илебезне яклау максатыннан контракт төзедем. Ул вакытта мин Яр Чаллыдагы бер компаниядә склад җитәкчесе булып эшли идем. Махсус хәрби операциядә барысы да – гап-гади егетләр. Бер-берең өчен җан ату, ярдәмләшү, хәрби дустың өчен утка керү – иң мөһим сыйфатлар, – ди Радик.

Штурмга кергәндә Радик каты яралана. Батырлыгы өчен ул “Батырлык өчен” медале белән дә бүләкләнә.

– Улыбызның махсус хәрби операциягә китәчәген сеңлесе Азилә хәбәр итте. Без бермәлгә телсез калгандай булдык. Уеннан кире кайтарырга, нәрсәнедер үзгәртергә соң иде инде. “Әни, мин шулай уйладым. Күңелем шулай куша. Контракт төзелгән, артка юл юк. Үзебезнекеләрне ташларга ярамый! Без бергә булырга тиеш!” – диде, – ди Радикның әнисе Фидания апа.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 15 ноябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев