Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

“Җитәкче белән иртәнге аш” чарасы гимназиядә

Гаилә елы уңаеннан районыбызда төрле чаралар үткәрелә.

 “Җитәкче белән иртәнге аш” исемле чаралар циклыннан 14 март көнне Мөслим гимназиясендә очрашу узды. Анда район башлыгы Альберт Хуҗин кунак буларак чакырылды.

Очрашу гимназиянең биология кабинетында оештырылды. ТР Сәламәтлек министрлыгы ярдәме белән ачылган профильле медицина сыйныфларында бүген 24 укучы белем ала. Район башлыгы укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашуда әлеге юнәлеш буенча укуның әһәмияте, мәктәпкә бүләк итеп бирелгән биология кабинетының өстенлекләре турында сөйләште.

Очрашуда гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр, яраткан шөгыль турында фикер алышулар да булды. Укучылар җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ихлас сөйләшү сыйлы табын артында оештырылган иде.

2017 ел чыгарылыш укучысы, экология, биология буенча үткәрелгән олимпиадалар һәм фәнни конференцияләр җиңүчесе, бүген балалар табибы булып эшләүче Язилә Әһлиуллина очрашуны үзенең моңлы җырлары белән бизәде.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев