Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

«Әйдә, ШаяРТ» ШТК уеннарының район этабы узды

«Мизгел» яшьләр үзәгендә тамашачыларга шаяннар һәм тапкырлар командалары чыгышлары тәкъдим ителде.

«Мизгел» яшьләр үзәгендә "Әйдә, ШаяРТ" ШТК уеннарының район этабы узды. Җирлегебезнең 5 җыелма командасы өч көн эчендә уен серләренә төшенде, мәзәкләр язарга өйрәнде. Катнашучылар яңа күнекмәләрен әлеге чарада күрсәтә алды.

Нәтиҗәләр белән таныштырабыз.

Рус телендә чыгыш ясаучылар арасында:

 Гран-прига  "Әхмәт адидас" – яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге командасы лаек булды;
1  урын - «Техношарики» - Мөслим политехника техникумы командасы;
2 урын - «Внуки Менделеева» – мәктәпләр җыелма командасы.

Татар телендә чыгыш ясаучылар арасында:

 Гран-прига  "Культура хезмәткәрләре" – мәдәният бүлеге командасы лаек булды;
1  урында - «Детсод» - тәрбиячеләр җыелма командасы.

"Иң яхшы мәзәк" номинациясендә җиңү яулаучылар:
– "Фураж", Мөслим политехника техникумының "Техношарики" командасы;
– "Туйга бию әзерләү", тәрбиячеләрнең "Детсод" командасы.

"Иң яхшы актер" номинациясендә җиңү яулаучы:
– Марат Исламов, "Әхмәт адидас" командасы;

"Иң яхшы актриса" номинациясендә җиңү яулаучылар:
– Фаиза Шәймурзина, "Внуки Менделеева" командасы;
– Гөлфинә Шәйгарданова, "Культура хәзмәткәрләре" командасы.

Фотолар – администрациянең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев