Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

«Декларация кампаниясе - 2024»

2023 ел нәтиҗәләре буенча декларация кампаниясе тәмамланганчы бер айдан да азрак вакыт калып килә.

2023 ел нәтиҗәләре буенча декларация кампаниясе тәмамланганчы бер айдан да азрак вакыт кала. 2 майга кадәр гражданнар салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм салым органына 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.

Әгәр гражданнар Салым кодексында каралган бурычны үтәмәсә һәм декларацияне 2024 елның 2 маена кадәр тапшырмаса, нәрсә була? Бу гражданнарга карата салым органнары хезмәткәрләре тарафыннан салым түләүчеләр турында булган мәгълүматлар нигезендә «декларациясез» камераль тикшерүләр үткәреләчәк. Мондый тикшерүләр барышында бюджетка түләнергә тиешле салым суммасы сатылган милекне сатып алу чыгымнарын исәпкә алмыйча исәпләнәчәк.

18 һәм 25 апрельдә республиканың барлык салым инспекцияләрендә физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре узачак. Алар барышында гражданнар декларацияне тутыруда шәхси кабинет аша практик ярдәм ала, социаль һәм милек ташламалары буенча сораулар бирә алачак.

Бүгенге көндә республика гражданнарына социаль һәм милек салым ташламалары белән бәйле рәвештә 5 млрд 800 млн. сум салым кайтарылган инде. 2023 елда республика гражданнарына 13,7 млрд сум кайтарылган.

Бүген ТР минстрлар кабинетында “2024 елда декларация кампаниясе” темасына брифинг узды. Чарада Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин катнашты. Чыгышында ул декларация тапшыру шартлары һәм таләпләре хакында сөйләде, аларны бозган очракта җаваплылык каралганын искәртте. Шулай ук, М. Сәфиуллин ТР буенча декларацияләрне 2 майга кадәр тапшырырыга кирәген искә төшерде.

Фото - Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев