Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Нарды уены буенча түгәрәк үз эшчәнлеген башлап җибәрде

Нарды уены түгәрәгенең максаты - балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү, аралашу күнекмәләрен ныгыту, буш вакытларын файдалы итеп үткәрү

Язгы каникурлардан соң Г. Тукай исемендәге урта белем бирү мәктәбендә укучылар өчен яңа мөмкинлек ачылды: нарды уены буенча түгәрәк үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Беренче дәрестә укучылар уенның рәсми кагыйдәләре белән җентекләп таныштылар һәм беренче сынауны уңышлы гына үттеләр. Укучылар өчен беренче уен бик эмоциональ, кызыклы һәм күңелле атмосферада узды. Нарды уены түгәрәгенең максаты - балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү, аралашу күнекмәләрен ныгыту, буш вакытларын файдалы итеп үткәрү.

Фотолар – Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев