Россиядә 2027 елда дүрт кыскартылган эш көне булачак
Аларның дәвамлылыгы гадәттәгедән бер сәгатькә кимрәк булачак, дип хәбәр итте «Знание» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры Маргарита Богданова-Шемраева
«2027 елда биш көнлек эш атнасында россиялеләрне дүрт кыскартылган эш көне көтә. 20 февральдә, 30 апрельдә, 11 июньдә һәм 3 ноябрьдә эш көннәре бер сәгатькә кыскарак булачак», - диде ул РИА Новости белән әңгәмәдә.
Беренче кыскартылган эш көне 20 февральгә туры киләчәк. Бу шимбәдә россиялеләргә ял көннәрен дүшәмбегә, 22 февральгә күчерү белән бәйле рәвештә эшкә чыгарга туры киләчәк. Шуның нәтиҗәсендә бәйрәм ял көннәре өч көн дәвам итәчәк – 21 февральдән 23 февральгә кадәр.
Башка бәйрәм алды көннәре турыдан-туры дәүләт бәйрәмнәреннән алда булачак. Әйтик, 30 апрель – Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан кыскартылган эш көне, 11 июнь – Россия көне алдыннан, ә 3 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан булачак.
Стандарт сигез сәгатьлек эш графигы булганда, күрсәтелгән даталарда смена дәвамлылыгы җиде сәгать тәшкил итәчәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Нет комментариев