Муса Җәлил иҗатына һәм батырлыгына багышланган районкүләм фәнни-гамәли конференциясе узды
Конференция Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында узды
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә Муса Җәлил иҗатына багышланган "Җырлап үттем данлы көрәш юлын" исемле районкүләм фәнни-гамәли конференция узды. Муса Җәлилнең 120 еллык юбилее уңаеннан укучыларның иҗади эзләнүләрен камилләштерү, белемнәрен арттыру, М. Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәнү, аның тормыш юлына һәм иҗатына кызыксыну уяту максаты белән оештырылган чарада район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.
- Муса Җәлил - безгә төрле яктан үрнәк булырдай шәхес. Аның иҗатын, каһарманлыгын өйрәнү бүгенге буынга бик кирәк, - диде ул ул.
Җәлил шигырьләрен тыңлаганнан соң, аның бюстына чәчәкләр куелды. Чараның төп өлеше ике секциядә дәвам итте. Фәнни-тикшеренү эшләре Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗатын өйрәнүгә һәм шигырьләренең лингвистик аспектларын тикшерүгә багышланган иде. Конференциягә укучыларны район мәктәпләренең татар, рус, инглиз һәм мари теле укытучылары әзерләгән.
Җиңүчеләр:
Язилә Хәсәнова, Мөслим урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы (фәнни җитәкче - Гөлчәчәк Даутова);
Риана Кондратьева, Яңа Усы төп мәктәбенең 8 нчы сыйныф укучысы (фәнни җитәкче - Сөмбел Григорьева);
Эльвина Шәйдуллина, Михайловка урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (фәнни җитәкче - Людмила Үтәбәева).
Призерлар:
Айгиз Шамс, Әмәкәй төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы (фәнни җитәкче - Гөлнара Хәкимова);
Камилә Галиева, Мөслим урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы (фәнни җитәкче - Гөлшан Мәүлиева);
Әминә Вәлиева, Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы (фәнни җитәкче - Эльвера Ситдыйкова);
Ислам Нуруллин, Мөслим урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы (фәнни җитәкче - Гөлназ Гайнетдинова);
Азалия Хәйруллина, Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы (фәнни җитәкче - Лилия Нуриева);
Алсинә Сафина, Айсылу Шәрипова, Мөслим лицееның 8 нче сыйныф укучылары (фәнни җитәкче - Алсу Гәрәева);
Алиса Кәшифразова, Мөслим урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (фәнни җитәкче - Эльвира Зарипова).
Җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар район мәгариф идарәсенең дипломнары белән бүләкләнде.
Гөлназ Җәлилова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев