Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

18 январь көнне Мари Бүләр авылында олы тантана булды. Биредә сигезьеллык мәктәп бинасы ачу бәйрәменә авылның олысы-кечесе һәм колхозның барлык бригадаларыннан вәкилләр җыелган иде. Алар 192 балага исәпләнгән ике катлы мәһабәт бинаны сокланып карады. Мәктәп иркен. Һәр фән өчен аерым кабинетлар оештырылган. Ашханә, актлар залы, иркен спорт залы бар. 

1980 ел

Сайлауларны 
каршылап 
...Узган сайлаулардан соң башкарылган төзелеш өлкәсендәге эшләребез дә шактый. Ике ел ярым эчендә Әмәкәй авыл советы территориясендә 15 гаилә яңа йорт җиткереп керде. Өй салу өчен тагын шактый хуҗалык бура һәм төзелеш материаллары әзерләп куйды. Әмәкәй һәм Әлмәт авылларында, урта һәм башлангыч мәктәп төзелеп, файдалануга тапшырылды. Әмәкәй авылында яңа күпер сафка бастырылды, ярты авылга су кертелде. Коелар, зиратлар, күперләр төзекләндерелде, авыл араларына йөзләрчә җиләк-җимеш һәм декоратив агачлар утыртылды. Әлеге эшләрне башкаруда, сайлаучылар тарафыннан бирелгән наказларны үтәүдә депутатлар зур өлеш кертте. 
Ярышларга әзер булыгыз! 
Быелгы кыш спорт ярышларына бай. Январь башында 1965-1966 елгы малайлар арасында хоккей буенча район беренчелеге булды. Аннары хоккей мәйданчыгында колхоз-совхоз командалары көч сынашты. Ә 19 январьда кышкы спорт сезоны ачылуга багышланган уеннар үтте. 
Алдагы көннәрдә дә кызыклы ярышлар көтелә. 26 январьда Метрәйдә ГТОның кышкы многоборьесы булачак... 
Р. Садриев, 
“Урожай” ирекле спорт җәмгыятенең район советы 
председателе. 
*** 
Зәйтүнә Камалова – Киров исемендәге колхозның иң хөрмәтле кешеләренең берсе. Ул хуҗалыкның Иске Вәрәш бригадасында эшли, бозаулар карый. Декабрь аенда һәр терлектән тәүлеклек үсеш 685 грамм тәшкил итте. Ә ел башыннан күрсәткече – 728 грамм. Эшен күңел биреп, яратып башкара Зәйтүнә. Уңышлар да шуннан, тырышлыктан килә. 
Тагын бер шатлык 
18 январь көнне Мари Бүләр авылында олы тантана булды. Биредә сигезьеллык мәктәп бинасы ачу бәйрәменә авылның олысы-кечесе һәм колхозның барлык бригадаларыннан вәкилләр җыелган иде. Алар 192 балага исәпләнгән ике катлы мәһабәт бинаны сокланып карады. Мәктәп иркен. Һәр фән өчен аерым кабинетлар оештырылган. Ашханә, актлар залы, иркен спорт залы бар. 
...Мәктәпне торгызуда үз колхозчыларыбыз да якыннан булышты. 11 кеше даими рәвештә төзелештә катнашты. Колхоз төзүчеләр бригадасы бригадиры А. Биктаһиров, сугыш һәм хезмәт ветераны М. Юбанаев, М. Ямилов, тракторчы В. Батыров, яшьләрдән Ю. Мирхәйдәров, М. Морзаханов, Р. Хәмитов һәм башкалар ару-талуны белми эшләде... 
Т. Фазуллин. 

ТАССР Министрлар Советы, профсоюзларның өлкә советы авыл һәм шәһәр мәктәпләрен 1979-1980 уку елына үрнәк әзерләү өчен алып барылган социалистик ярышка йомгак ясады. Анда районнар арасында безнең район җиңүче дип табылды һәм күчмә Кызыл байракка лаек булды. 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев