Бу көнне
Бу рубрикада 1982 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә
31 август
Тәүлеккә – 841 центнер
“Михайловка” совхозы игенчеләре бу көннәрдә уңай көннәрнең һәр сәгатен урып-җыюга багышларга дигән максат белән эшләделәр. 27 август көнне 500 гектардан артык мәйданның игене җыеп алынды һәм ындыр табакларына 9800 центнерга якын бөртек кайтты, дәүләткә 3800 центнер ашлык тапшырылды. Сәгадәт Кәримов, тәүлек буе бертуктаусыз эшләп, 841 центнер бодай суктырып алды. И. Галимов, Р. Әһлиев, Р. Абдуллин, А. Кузнецов, М. Габитов иптәшләрнең күрсәткече 542-452 центнер булды.
Х. Мирзаянов, партком секретаре.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев