Алда – Россия беренчелеге
Пермь шәһәрендә армрестлинг буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте.
Пермь шәһәрендә армрестлинг буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Татарстан җыелма командасы составында Мөслим балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 6 спортчысы катнашты. Бәйгедә Ислам Гайнуллин – бронза, Илнур Кәримов көмеш медаль яулады. Илһам Бариев үз үлчәү категориясендә чемпион булды. Бүген тренер-укытучы Ларис Бариев спортчылар Мәскәү өлкәсендә узачак Россия беренчелегенә әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев