Бу көнне Мөслимдә
1973 ел.
Урманчылар бишьеллыгы
Усы урманчылыгы. Яз көне киселгән участокларда 72 һәм яр буйларына, сазлык урыннарга 12 гектар урман культуралары утыртылды. 103 гектар урман кисү өчен хәзерләнде. Тәрбияләү максатыннан 146 гектар яшь үсенте, 363 гектар урман сирәкләнде. Район хезмәт ияләре, оешмалар өчен 6,5 мең погонный кубометр агач материалы хәзерләнде. Җигүле транспорт өчен 500 чана, 450 комплект арба тәгәрмәчләре, 530 данә дуга, күп санда хуҗалык инвентарьлары эшләделәр.
Ф.Гәрәев.