Әбием сандыгыннан рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бизәкле дөньям (Фоторепортаж)
Хәния Гәрәеваның “Бизәкле дөньям” исемле шәхси күргәзмәсе эшләде.
-
Бүрек – адәмгә күрек
2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Узган ел “Әбием сандыгыннан” рубрикасында хатын-кызлар куллана торган бизәнү әйберләре, кием, интерьер элементлары турында сөйләштек. Быел исә ир-ат киемнәре белән бәйле темаларны да ачарга тырышырбыз.
-
Сөлге чигәм асыл җепләр белән...
Сабан туе якынлаша. Аның аерылгысыз атрибуты – сөлге. Сөлге – Сабан туеның гына түгел, татар халкының әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символы ул.
-
Сандык тарихы
Ел дәвамында без әбиләребез сандыгында сакланган кадерле ядкәрләр турында сүз алып бардык. Бүген сандыкның үзе турында сөйләшик.
-
Чулпыны барлык татар хатын-кызлары да таккан
Чулпы чыңнарыңнан танырмын...
-
Беләзегем-йөзегем
Йөзек-беләзекләр – хатын-кызларның иң яратып куллана торган бизәнү әйбере. Алар кешелек җәмгыятенең палеолит чорында ук булган. Элек-электән йөзек-балдаклар тәнне һәм җанны чистарта, боҗра аша начар энергия чыга, дип уйлаганнар. Һәр хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек һәм шулкадәр үк (кайвакыт күбрәк тә) йөзекләр булган.
-
Ак күлмәгем, ак күлмәгем, Итәге – зәңгәр бизәк...
Бүгенге үсмер кызларның күлмәк кияргә бик яратмавын, спорт стиленә өстенлек бирүен күрәбез. Нәфислек, нәзакәтлелек, тотнаклы йөрешне гап-гади күлмәк кидереп тә формалаштырып була. 5-6 яшьлек кыз бала инде күлмәк киеп йөрергә тиеш, аның киләчәктә үз-үзен тотышы, гадәтләре нәкъ менә шушы вакытта салына, диләр психологлар.
-
Ак күлмәгем, ак күлмәгем, Итәге – зәңгәр бизәк...
Бүгенге үсмер кызларның күлмәк кияргә бик яратмавын, спорт стиленә өстенлек бирүен күрәбез. Нәфислек, нәзакәтлелек, тотнаклы йөрешне гап-гади күлмәк кидереп тә формалаштырып була. 5-6 яшьлек кыз бала инде күлмәк киеп йөрергә тиеш, аның киләчәктә үз-үзен тотышы, гадәтләре нәкъ менә шушы вакытта салына, диләр психологлар.
-
Яулыгым – йөз аклыгым
Һәрбер татар гаиләсенең альбомында ак яулыклы әбиләрнең фотолары сакланадыр, мөгаен. Хәер, фотосы булмаса да, хәтердә татар әбиләренең сурәте шулай уелып калган. Йөзләре нурлы, хәрәкәтләре ипле, сөйләгән сүзләре мәгънәле аларның. Яулыклы әбиләребез – күпләребез өчен өлгергәнлек, акыл һәм сабырлык үрнәге.
-
Хатын-кызның таҗы – калфак
Калфак – бик үзенчәлекле һәм татар халкы өчен генә хас булган хатын-кыз баш киеме. Аның килеп чыгышы ерак гасырларга барып тоташа. XVII – XVIII гасырларда безнең якларга килеп чыккан сәяхәтчеләрнең рәсемнәренә караганда, ул чорның хатын-кызларында өскә таба очлайтып ясалган каты баш киеме булган. Сөембикә-ханбикәне дә шундый киемнән күз алдына китерәләр.