Бизәкле дөньям (Фоторепортаж)
Хәния Гәрәеваның “Бизәкле дөньям” исемле шәхси күргәзмәсе эшләде.
Чигү кием-салым, көнкүреш әйберләрен бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булып торган. Татар чигешендә үсемлек орнаментлары өстенлек итә. Чигүнең төрләре дә шактый: сабак җөе, атлас сыман шома җөй, төенле җөй, тамбур җөе, ике яклап шома чигү, рококо, нәфис шома чигү, хач чигүе.
З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, шәхси күргәзмәләр авторы Хәния Гәрәеваның күргәзмәсе эшләде. Хәния ханым чигү буенча мастер-класс та күрсәтте. Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты. Хәния ханым аңа үзе ясаган картинаны бүләк итте.
– Бу күргәзмәне оештыруда башлап йөрүче – шәхси эшмәкәр Ирек Хәмәдишин. Аның тәкъдиме белән районда чигү сәнгатен үстерүне максат итеп куйдык. “Мөслимнең милли бизәкләре” дигән проектка старт бирәбез. Татар халкы борынгыдан чигүле мендәрләре, сөлге-ашъяулыклары, өс киемнәре белән дан тоткан. Милли мирасыбызны саклаган хәлдә, яңа алымнар кулланып, чигү серләрен тирәнтен өйрәнерсез, дип өметләнәм. Ел азагында сезнең эшләрдән күргәзмә оештырырга планлаштырабыз, – диде Альберт Хуҗин.
Сәхнәдә Хәния Гәрәеваның күз явын алырлык кул эшләре урын алган иде. Чигүләрдә чәчәкләр, җимешләр, кошлар, татар орнаментлары белән баетылып, композиция итеп бирелгән. Сөлгеләр, сәке япмалары, җәймәләр, түбәтәйләр, калфаклар да урын алган иде күргәзмәдә.
Хәния ханым Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында дөньяга килә. Тормышны гел якты, матур төсләрдә күрә ул. Сәнгать белән бәйле һөнәр сайлавы да шуңа бәйледер. Башта рәсем сәнгате белән мавыга, аннан чигүләр белән кызыксына башлый. 30 елдан артык, милли традицияләргә таянып, балачак хыялына тугры калып иҗат итә Хәния Гәрәева. Бер-бер артлы иҗат ителгән картиналары белән Мәскәүдә генә дә җиде тапкыр күргәзмәдә катнаша ул! Бер сәнгать әһеленең киңәшен истә тотып, композицияләр эшли башлый. “Калфакка мәдхия”, “Йолдызлы төнем, кояшлы көнем”, “Әнкәйне сагынганда”, “Көзләрдә дә язлар кабатлана”, “Язларым, көзләрем...”, “Бизәкле дөньям”, “Розаларга салют” һ.б. композицияләр аның күңел халәтен ача.
2004 елдан Хәния ханым чигешләре белән шәхси күргәзмәләрен оештыра башлый. Беренче тапкыр картиналарын Яр Чаллыда – Г.Тукайның туган көненә багышланган “Сандугач җыры” исемле чарада тәкъдим итә. Радио-телевидениедә дәресләр бирә. Республика шәһәр-районнарында утыздан артык шәхси күргәзмә оештыра. Бөтенроссия “Живая традиция” күргәзмә-бәйгесендә катнашып, “Алтын куллар” медаленә лаек була. 2007 елда ЮНЕСКО оештырган “Мир вокруг нас” халыкара проектындагы эшләре өчен шулай ук медаль белән бүләкләнә. Быел Яр Чаллы шәһәрендә узган “Чаллы сиреньнәре” бәйгесендә Гран-прига ия була.
Очрашуда Хәния ханым чигү техникасына, төрләренә тукталды, төсләрне, тукымаларны сайлау серләре белән уртаклашты. Осталар махсус чигү җепләре, мулине, йон, ефәк, катылган җепләр куллана. Тукымалардан бәрхет, сатин, ефәкне файдаланалар, төсләрнең дә төрлесен сайларга мөмкин.
Тамбур җөе – татарларда иң таралган чигү ысулы. Хәния Гәрәева да шушы җөй белән чигә. Тамбур чигүендә тасма, геральдик букет, ятьмә куллана. Сәнгать әсәрләрен бик күп төрле өстәмә бизәү материаллары, ташлар, сәйләннәр, пайеткалар белән тулыландырырга була.
– Милли сәнгатебезнең тамырлары бик тирәндә. Аңа яңа сулыш өрү, яшәртү – хатын-кызлар кулында. Мин чигүне сәнгатьнең иң югары ноктасы, дип саныйм. Чигү белән мавыгу әбиләрдән, әниләрдән килгән. Ул – кешенең җанында, рухында булган бер сер. Серне яңа буынга тапшыру – хатын-кызларның вазыйфасы, максаты. Аны күбрәк кешегә тапшыра алсак, мирасыбыз да озаграк яшәячәк. Шуңа иҗат җебем озын булсын иде, дип телим, – ди Хәния ханым.
Хәния Гәрәева очрашу-күргәзмәне оештыруда ярдәм күрсәткән Ирек Хәмәдишинга рәхмәтен җиткерде.
– Узган ел районда сөлге чигү бәйгесе оештырдык. Быел чигелгән мендәрләр кызыксындыра башлады. Каз мамыгыннан ясалган йомшак мендәрләргә купшы тышлар кирәк. Минем таләпләргә туры килүче мендәр тышлары табылмады. Хыялны чынга ашыру, чигүгә игътибарны арттыру максатыннан Хәния Гыйльметдиновнаны чакырырга килештек. Ул хатын-кызлар өчен мастер-класс үткәреп, аларда чигүгә кызыксыну уята алыр, дип ышанам, – ди Ирек Хәмәдишин.
– Әбиләр чиккән өстәл, урын-җир япмалары, чаршаулар, авыл өенең стенасына кыеклап беркетелгән чигешләр әле һаман күз алдында тора. Элек үзем дә чигә идем, соңгы елларда чиккәнем юк. Киләчәктә балаларыма, укучыларыма да өйрәтер идем, – ди Гөлназ Хафизова.
Хатын-кызларның күбесе тегә, чигә, бәйли белә. Бу шөгыль – буыннан-буынга күчә торган мирас. Соңгы елларда мәктәп-бакчаларда кызларны кул эшләренә өйрәтү кимеде. Чигү-тегү эшен машиналар башкара. Әмма кулдан чигелгән әйберләр һәрчак уникаль. Алар ерактан ук үзләренә тартып тора, чөнки аларга күңел җылысы салынган. Милли хәзинәбезне яшь буынга – балаларга, оныкларга тапшыруны максат итеп яшик.
Наилә Сәлахова
Наилә Сәлахова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев