Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбием сандыгыннан

Сандык тарихы

Ел дәвамында без әбиләребез сандыгында сакланган кадерле ядкәрләр турында сүз алып бардык. Бүген сандыкның үзе турында сөйләшик.


Сандык элек һәр татар өенең түрендә торган йорт җиһазы буларак аерым игътибарга лаек. Тарихы белән ул ерак гасырларга барып тоташа. Сандыкның беренче үрнәкләре Борынгы Мисырда, Борынгы Грециядә үк булган. Европада, Кытайда һәм Россиядә сандык урта гасырда киң таралыш ала. Бу вакытта ул йорт җиһазы булып санала һәм универсальлеге белән шаккатыра. Сандык кием-салым, кыйммәтле әйберләр саклау өчен генә түгел, урындык, өстәл, хәтта карават ролендә дә актив кулланылган. Әбигә кунакка баргач, йокларга урын җитмәгәндә балалар өчен сандык өстендә йоклау һәркемгә дә эләкми торган бер дәрәҗә иде.
Тарих күзлегеннән караганда, сандык шкафның “бабасы” саналырга хаклы. Бастырып куйганнан соң, аңарда ике ишек, киштәтартмалар барлыкка килгән, идәннән күтәрелеп торсын өчен “аяклар” өстәлгән. Гадилеге, халыкның консерватив мәдәниятле булуы аркасында
сандык борынгы архаик формада бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән.
Сандык – гарәп сүзе, күгәнгә утыртылган капкачлы, бикләп куела, кадерле әйберләрне саклый торган озынча тартма.
Бу сүз беренче тапкыр борынгы төрки шагыйрь, фәлсәфәче Галишир Нәваи әсәрләрендә “кыйммәтле әйберләрне саклау өчен тартма” мәгънәсендә очрый. Галимнәр “сандык” сүзен төрки тамырлы дип исәпли. Барлык төрки телләрдә дә диярлек ул бик якын әйтелештә йөри.
Безнең якларда күп йортка ул “килен сандыгы” булып кергән. Гаиләдә кыз бала туу белән үк бирнә җыю башланган. Еллар буена тупланасы бирнә байлыгын тагын кайда саклыйсың?! Бирнәнең күләменә карап, сандык берничә булырга мөмкин.
Гаиләдә еш кына өч буын – каенана, каенананың каенанасы һәм килен сандыгы кулланылышта йөргән. Казан арты татарларында “аш сандыгы” да популяр булган. Бу сандыкка туй өчен әзерләнгән камыр ризыклары – күчтәнәчләр салынган. Шунысы кызыклы: ризыкларның парлы булуы мәҗбүри. “Күмәч сандыгы”нда кимендә 12 күмәч булган, чәкчәк 40 йомыркадан пешерелгән. Себер татарларында “киез сандык” та булган. Аңа киленнең үзенә дип әзерләгән киемнәре – тун, калфак, күлмәк, башъяулык, камзул кебек нәрсәләр пардан салынган. Дөбъяз якларында егет ягы да сандык әзерләгән. Кызны ярәшкәннән соң, егет никахка кадәр кызның туганнарына “мәһәр сандыгы” җибәргән. Себер татарларында бай кызлары гына тутыра алган зур бирнә сандыгы – “сип сандык” та бар.
Килен бирнәсен китерүче арба-чананы “сандык арбасы”, “сандык чанасы” дип атаганнар. Минзәлә якларында матур итеп бизәлгән атларда килгән сандык өстенә алъяпкыч куя торган булганнар. Бу – килен беренче эш итеп алъяпкычын бәйли алсын, кияү йорты тәртибенә тизрәк төшенсен өчен эшләнгән. Хәлле йорттан килгән килен сандык өстен мендәр, юрган, сугылган палас белән каплаган. Туйга сандыкны килен ягы егетләре, үсмер малайлар алып килгән. Килеп җиткәч, аны “сатып алу”, “урлау” кебек йолалар да бар.
Сандык кертүчеләрнең никах белән тигез гаиләдә гомер кичерүе шарт. Алар өчен бүләк буларак сандык тоткаларына чигүле кулъяулыклар яки тастымал бәйләнә.
Кияү йортында сандык ачу йоласы башкарылган. Сандыкны я каенана, я кияүнең олы апасы ача. Килен сандыгын карарга күрше-тирәдән олы яшьтәге апалар җыела. Бу үзенә күрә киленнең имтихан тотуы да булган. Уңганмы килен, тормыш итү җаен беләме? Килен яки аның әнисе сандык ачучыга махсус әзерләнгән бүләген бирә. Ул, гадәттә, сандык эченә салынган әйберләрнең өстенә куелган була. Шулай итеп, килен сандыгы белән бергә йортта яңа гаилә тормышы башлана, ә сандык гаилә кыйммәтләрен, изге хисләрне саклау урынына әверелә.
Бала туганнан соң сандыкта аның кипкән кендеге, йөзлек белән туган булса, йөзлеге, беренче чәче, беренче тырнаклары, хәзерге чорда бала тудыру йортында беләзеккә бәйләнгән язутамгасы саклана. Алар янына бәби бүләкләре, бала әйберләре өстәлә. Тора-бара сандык гаилә истәлекләре булган хатлар, открыткалар, фотоальбом, документлар белән байый. Балалар үсеп җиткәч, сандык эчендәге әйберләр дә үзгәрә: аңа үлемтек әйберләре тутырыла башлый, ир белән хатын гомеренең соңгы туе хәстәренә керешә. Ир белән хатынга аерым төенчекләр әзерләнә. Болар барысы да халкыбызның “үлемтек әйберләрен алдан әзерләп куйсаң, гомер теләп торырлар” дип ышануына бәйле. Моннан тыш сандык төбендә нәсел шәҗәрәсе дә сакланган. Туганлык җепләрен югалтмас, кемнең кайчан туганын, кайчан якты дөнья белән хушлашканын онытмас өчен әбием әлеге даталарны карандаш белән сандык капкачына язып бара иде. Ул язмалар хәзер дә саклана.
Сандык тутырып, бирнә белән кыз бирү йоласы соңгы елларда бетеп бара кебек. Кибетләрдә ни телисең, шул бар – алдан җыясы юк.
Әмма сандык, ни дисәң дә, халкыбызның көнкүреше, гомер итү фәлсәфәсе, ныклы гаилә нигезе белән бәйләнгән.
Сандык белән бергә йолаларыбыз да, аларга салынган мәгънә дә югалмас микән?!

Гөлназ Җәлилова

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев