Беләзегем-йөзегем
Йөзек-беләзекләр – хатын-кызларның иң яратып куллана торган бизәнү әйбере. Алар кешелек җәмгыятенең палеолит чорында ук булган. Элек-электән йөзек-балдаклар тәнне һәм җанны чистарта, боҗра аша начар энергия чыга, дип уйлаганнар. Һәр хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек һәм шулкадәр үк (кайвакыт күбрәк тә) йөзекләр булган.
Беләзегем-йөзегем
Йөзек-беләзекләр – хатын-кызларның иң яратып куллана торган бизәнү әйбере. Алар кешелек җәмгыятенең палеолит чорында ук булган. Элек-электән йөзек-балдаклар тәнне һәм җанны чистарта, боҗра аша начар энергия чыга, дип уйлаганнар. Һәр хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек һәм шулкадәр үк (кайвакыт күбрәк тә) йөзекләр булган.
Ювелир бизәнү әйбере буларак, йөзек бик нәфис эшләнергә, шул ук вакытта ныклы да булырга тиеш. Татар зәркәннәре йөзекләрне алтын-көмеш җепләрдән үреп, тоташ материалны чокып, әзер өлге белән яисә алтын-көмешкә фирүзә, ахак, якут, зөбәрҗәт ташлар куеп эшләгәннәр. Вәгъдәләшү билгесе итеп, егетләр сөйгән кызларына фирүзә кашлы йөзек бүләк иткән. Һәрчак кулда булгангамы, йөзек хәтта уен атрибутына әйләнгән. “Йөзек салыш” – балаларның яраткан уены. Элек бу уенны яшьләр кич утырганда, аулак өйләрдә уйнаган.
Татар хатын-кызлары кимендә ике йөзек, шуның өстенә, балдак та кигән. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә балдак – төрле киңлектәге кашсыз йөзек, дип бирелә. Әйе, балдак кашсыз була. Аңа төрле бизәкләр дә ясалырга мөмкин. Никах йоласының мәҗбүри элементы булган балдакларның шома итеп ясалганнарын татар хатын-кызлары хәзер дә яратып кия. Керәшен хатын-кызлары балдакның аскы кырыена ике вак тәңкә дә беркеткәннәр. Хәзерге вакытта боҗра эченә кыйммәтле ташлар беркетеп ясалган балдаклар популярлашып китте. Тышкы яктан балдакка охшаса да, кашлы булгач, аларны балдак дип атау дөрес булып бетмәс кебек.
Күпләр әбиләренең бармагында юкарып беткән көмеш балдаклар булганын хәтерлидер әле. Матурлыгын күптән җуйса да, салмыйча кияләр, бик кадерләп саклыйлар иде. Матурлык өчен генә түгел, яшьлек хатирәләрен яңартып торучы ядкәр буларак та кигәннәр икән ул балдакларны. Татар телендә “көмеш балдак сыздыру” дигән гыйбарә бар. Нинди эш башкарса да, көмеш балдагын салмаган әбиләребез. Көмеш – алтынга караганда йомшаграк металл. Еллар үтү белән сызып, юкарып беткән ул. Сызган балдак хатын-кызның эшкә булганлыгын, иренә тугрылыгын күрсәткән. Татар хатыннарының кулында бер көмеш балдак “сызарга” (юкарырга) тиеш саналган. Бу аңа бер ир белән генә бәхетле озын гомер юрау да булырга мөмкин.
Көмеш кенә йөзек, ай, койдырдым
Унике лә көмеш акчадан;
Эзләдем лә сине, таптым сине
Гөлләр үсеп торган бакчадан, – дип җырлаган халкыбыз.
Хатын-кызларыбыз элек-электән үк кулларын беләзек белән бизәргә яратканнар. “Беләзегем-йөзегем” җыры да шул нигездә иҗат ителгәндер.
Халкыбызда тоташ һәм буынлы итеп эшләнгән беләзекләр таралган. Тары да, киңе дә булган. Чокып, бөтереп, оялап та эшләгәннәр аларны. Чылбырлы, энҗеле беләзекләр дә очраштыргалаган. Чылбыр беләзекне “кулбау” дип атаганнар. Ул кул буынында иркен йөргән, хәрәкәтләнгәндә чылтырый торган булган. “Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы”, – диелгән “Гөлҗамал” җырында. Җепкә ярым асылташлар тезеп ясалган беләзекләр дә “кул бавы” дип аталган, күрәсең. Мөслим туган якны өйрәнү музеенда беләзекләрнең берничә төрен күрергә мөмкин (рәсемдә).
Беләзекне ясау процессы “беләзек кою”, “беләзек сугу” дип аталган. Ничек эшләнүенә, нинди булуына карап, кысмалы, кашлы, тәңкәле, куш беләзек төрләре бар. Алтын йөгертелгән беләзекләрне бай хатыннары гына тага алган. Керәшен хатын-кызлары тоташ чокылып, бизәкләп эшләнгән яссы беләзекләрне үз иткән.
Хәзерге вакытта беләзек-йөзекләрнең ниндиләре генә юк! Нәрсәдән генә эшләнсә дә, нинди генә кыйммәткә ия булса да, нәфис кулларыгызны бары тик матур уйлар тудыра торган йөзек-беләзекләр генә бизәсен, хөрмәтле хатын-кызлар. Шул ук вакытта милли төсмерләр дә саклансын иде.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев