Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбием сандыгыннан

Хатын-кызның таҗы – калфак

Калфак – бик үзенчәлекле һәм татар халкы өчен генә хас булган хатын-кыз баш киеме. Аның килеп чыгышы ерак гасырларга барып тоташа.  XVII – XVIII гасырларда безнең якларга килеп чыккан сәяхәтчеләрнең рәсемнәренә караганда, ул чорның хатын-кызларында өскә таба очлайтып ясалган каты баш киеме булган. Сөембикә-ханбикәне дә шундый киемнән күз алдына китерәләр. 

XIX йөзнең беренче яртысында татар кызлары башлык рәвешендә ак һәм төрле ефәк җепләрдән бәйләнгән озын, чуклары аркага, иңнәргә үк төшеп торган капчык калфаклар кигәннәр. Аларның маңгай турысына чуклар, тәңкәләр, ука-чачаклар тезелгән.
 Шәһәрдә яшәүче татар кызлары, яшь хатыннар зур йомшак капчык калфакларның як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотылган чачак калфакларга өстенлек биргән. Аларны бөркәнчек астыннан кигәннәр.  
XIX гасыр ахыры – XX гасыр башына калфакларның үлчәме кечерәя, каты кырпулы хәтфә калфаклар, соңрак бәрхет калфаклар киң таралыш ала. Алар түгәрәкләп ясалган һәм чәчкә кадап кына куелган. Хатын-кызлар аны яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөргәннәр. 
Ак калфак бик озак кулланылышта булган. Чистай, Минзәлә, Алабуга өязләрендә яшәүче керәшеннәр әле ХХ йөз башларында да ак калфак кигәннәр. 
Материалы, зурлыгы, бизәлеш формасы буенча калфакның бик күп төрләре булуын күрәбез.Татар теленең төрле сөйләшләрендә калфакның энҗеле калфак, тәңкәле калфак, көрәкле калфак, бияләй калфак, укадан чәчәк төшереп чигелгән баскан калфак, мәрдзән (сәйлән белән чигелгән) калфак, буй-буй бизәкләр сызмалы калфак, кыеш (кыек киелә торган) калфак, укалы  (сәйлән белән чигелгән һәм укадан чәчәк төшерелгән) калфак дип аталучы төрләре бар. Мөслим туган якны өйрәнү музеенда юка пыяла мәрҗәннәр – сәйләннәр белән бизәлгән дутий (энҗеле) калфак һәм кәнитилле (канитель белән чигелгән) калфаклар саклана. 
Еллар үтү белән, кечкенә кадама калфаклар – мөгез калфаклар кулланыла башлый.  Мондый калфак темников, ләмбәрә һәм мишәр сөйләшләрендә күкеш (рус телендәге кокошник сүзеннән) калфак дип йөртелгән. 
Бүгенге көндә хатын-кызларыбыз түбәтәй, кәләпүш рәвешенә туры китереп тегелгән кечкенә кәләпүш калфакларны бизәнү әйбере буларак яратып кия. Алар сыйфатлы тукымадан, табигый күннән күптөрле декоратив бизәү алымнары белән тегелә, күбрәк яулыксыз киелә. Башны каплап торучы зур түбәтәй калфакларны элек кәттәҗи дип йөрткәннәр. Аларның уңай яклары бик күп: башны җылы тоталар, чәчне таратмыйлар, намаз укыганда, сәҗдә вакытында баштан төшмиләр. Шуңа күрәдер инде, аларны өлкән яшьтәге хатын-кызларыбыз яраталар, ак шәл яисә ефәк яулык астыннан кияләр. Аларның маңгай турысын һәм түбәсенең алгы өлешен чигәләр, маңгайны каплап, туры утыртып кияләр. Калфак баштан шуып төшмәсен өчен, ике читенә чәч кыстыргычы тегеп куела яки ул махсус эшләнгән башлы энәләр белән беркетергә җайлана. 
Күңел җылысы кушып, күлмәккә һәм йөзеңә туры китереп үз кулларың белән тегеп бизәлгән калфак бик кадерле була. Тиешенчә карап, чистартып тормаганда, ул матурлыгын бик тиз җуярга мөмкин. Калфакларны бераз гына тоз кушылган шампуньлы җылымса су белән юалар. Эчке ягындагы тир тапларын бетерү өчен, бер аш кашыгы ярым аш тозына бишәр аш кашыгы аш серкәсе белән нашатырьлы спирт өстәлгән эремәдә тукыма кисәген чылатып (тукыманың төсе чыга торган булмасын), пычранган урыннарны чистарталар. Юшкын таплары барлыкка килсә, бер өлешкә – бер өлеш нисбәтеннән кушылган серкә (6 процентлы уксус) һәм су белән бетерергә була. Калфакның сәйләннәренә тузан кунып, төсләре тоныкланып китсә, җылымса суга шампунь тамызып, теш щеткасы белән сак кына ышкып чистартырга кирәк. Аннан соң чиста су белән чайкагыз. Киптергәндә, калфак үлчәменә туры килә торган пыяла банка төбенә кидерү әйбәт. Ул утырмас, бөгәрләнгән урыннары да язылыр. Төсен ачып җибәрү, сафландыру өчен, калфакны бераз вакыт пар өстендә тотарга була. 
Әбиләребезнең сандык төпләрендә сакланган кадерле калфаклар кебек, безнең калфакларыбыз да балалар һәм оныкларыбызда ядкәр булып саклансын, буыннар чылбыры өзелмәсен иде.

Гөлназ Җәлилова фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев