Хәтер — мәңгелек. Без онытмыйбыз
«Нәсел көче — ул бар! Хәтер яши! Геройлар җирендә Ватанны саклаучы гаиләсен каршы алып, без моңа тагын бер кат инандык
Дуслар, хәтерлисезме: Бөек Җиңүгә 80 ел тулган көннәрдә райондашларыбыз Чулпан Сабитова, Рүзилә Бәйрханова, Йолдыз Әсәдуллина Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган бабалары Сәрвәретдин Баһаутдинов җирләнгән туганнар каберлеген эзләп тапкан иде. Сталинград сугышында һәлак булган дип саналган бабалары 1,5 млн совет сугышчысы һәлак булган "Ржев иттарткычы" на эләккән булган. Без бу турыда видеороликта сөйләгән идек. https://vk.com/clip-78072920_456242945
Бер елдан Баһауовлар гаиләсе, барысы бергә җыелып, бу якларга сәфәр кылганнар. Аларның сәфәре турында Зубцов муниципаль округының рәсми сәхифәсендә хәбәр чыккан.
"Нәсел көче — ул бар! Хәтер яши! Геройлар җирендә Ватанны саклаучы гаиләсен каршы алып, без моңа тагын бер кат инандык.
Бөек Ватан сугышы елларында кызылармияче Сәрвәретдин Баһаутдинов, дошманга каршы көрәшеп, киләчәк буыннарга ирекле илдә яшәү хокукын яулап алды. Бүген аның каберенә Татарстаннан 86 яшьлек кызы, оныклары һәм оныкчыклары килде.
Герой исеме мемориаль плитәләрдә уеп язылган", - диелә анда.
Хәтер — мәңгелек. Без онытмыйбыз.
Фотолар - Зубцов муниципаль округының рәсми сәхифәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев