Күрү сәләте – табигатьнең зур бүләге
9 октябрь – Бөтендөнья күрү сәләте көне
Әлеге дата Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы тәкъдиме белән һәр елны октябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Күз авырулары һәм күз белән бәйле үзенчәлекләр турында офтальмолог, поликлиниканың күз табибы Нәкыйбә Гайнетдиновага мөрәҗәгать иттек.
– Нәкыйбә Гаффаровна, күз табибына мөрәҗәгать итүчеләр күпме?
– Ел башыннан район поликлиникасының күз табибы кабинетына 5420 кеше мөрәҗәгать итте, аларның 320сенә кичекмәстән ярдәм кирәк булды. Бүгенге көндә эшләүчеләр һәм укучылар арасында офтальмологиядә иң популяр авыру – ерактан начар күрү, башкача әйтсәк, ул офис синдромы дип атала. Бу – замана проблемасы, дисәк тә була. Кеше компьютер каршында утырганда, монитордан аерылмыйча аңа карашын озак вакыт юнәлтеп тора һәм күзләрен сирәк йомгалап ала. Шунлыктан гадәти күз яше ясалу кими һәм коры күз синдромы барлыкка килә. Кызганыч, кайбер күз авыруларының башлангыч чоры симптомсыз гына уза. Шуның өстенә, соңгы елларда күзнең челтәр катлавы патологиясе ешрак күзәтелә башлады.
– Хәзер беренче сыйныфта укучы күпчелек бала мәктәптә күзлек кия. Элегрәк балалар мәктәпне тәмамлаганда гына күзлектән була иде. Бу уңайдан нәрсә әйтерсез?
– Балалар бакчасы төркемнәренә ел саен күрү сәләте начарланган һәм күзлек киеп йөрергә мәҗбүр булган балалар килә. Моңа, иң беренче чиратта, әти-әниләр гаепле. Балаларның көн дәвамында кәрәзле телефон, компьютер экраннары, гаджетларга текәлеп утыруларына игътибар итмиләр. Соңгы чиккә килеп җиткәч, бала инде якыннан да бик начар күрә башлагач кына чаң суга башлыйлар.
– Балаларның күз күреме начарлануының сәбәпләре тагын нәрсә белән бәйле?
– Күрү проблемалары төрле сәбәпләр аркасында килеп чыга. Иң еш очрый торганнары – нәселдәнлек, ачык һавада йөрмәү, бүлмәдәге начар яктылык, иртә һәм артык интенсив визуаль йөкләнешләр, бертөрле туклану, йогышлы авырулар, әйләнә-тирә мохитнең тискәре тәэсире (начар экология, хлорлы су, кояш нурлары), күз җәрәхәте, гигиена кагыйдәләрен бозу, организмга витаминнар җитмәү дә күрү сәләте бозылуга китерергә мөмкин.
– Календарьда бу көн сукырлык, күрү бозылу, күрү бозылган кешеләрне реабилитацияләү проблемаларына игътибарны җәлеп итү өчен билгеләп үтелә дип беләбез.
– Әйе, күрү сәләте юклык – сукырлык проблемасы да актуаль булып кала. Хроник сукырлыкның төп сәбәпләре – катаракта, глаукома, олыгаю сәбәпле сары тапның дегенерациясе, күзнең үтә күренмәле мөгез катлавының тоныклануы, трахома һәм балаларда А витамины җитмәү яки башка сәбәп белән күз авырулары булу. Дөньяда олыгаю сәбәпле һәм контрольдә тотылмаган диабет аркасында килеп чыккан сукырлык – иң еш очраганы. Вакытында дәвалаган очракта сукырлыкның 80 процентын җиңеп булыр иде. Бүгенге көндә районда 7 сукыр кеше исәпләнә.
– Нәкыйбә Гаффаровна, күзләрне һәрвакыт сәламәт саклап калу мөмкин әйберме?
– Күзләрне гомер буена сәламәт килеш саклап калу – шактый катлаулы бурыч. Кеше 90 процент мәгълүматны күзләре ярдәмендә ала. Шуның өчен генә дә без күзебезнең сәламәтлеге турында һәрдаим кайгыртып торырга тиеш. Аерым алганда, 40 яшьтән соң күзләрне гел тикшертеп торырга кирәк. Күзләрне даими тикшертеп тору авыруларны иртә стадиядә ачыкларга, вакытында чаралар күрергә һәм зур проблемаларны булдырмаска ярдәм итәчәк.
– Күзләрне кояштан җәй көне генә сакларга кирәкме?
– Җәй көне генә түгел, кыш, яз, көз дә күзлек комачауламый. Ул кояштан гына түгел, кышкы карның аклыгыннан да саклый. Альпинистлар арасында “кар аклыгыннан сукыраю” дигән төшенчә бар, шуңа да ел әйләнәсе кара күзлек кешенең иң кирәкле аксессуары булсын иде. Бары яхшы күзлек кенә кояш нурларыннан чын-чынлап саклаячак. Танылган брендлы күзлекләр ул әле иң яхшылары дигән сүз түгел. Күзлекне бары махсуслашкан кибетләрдән генә сайларга кирәк. Пыяласы ультрашәмәхә нурлардан 100 процент сакларга тиеш. Күзлектә UV (УВ) 400 маркировкасы булу мөһим.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев