Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңү язы

Җиңү бәйрәменнән театральләштерелгән күренеш һәм район җитәкчелеге котлавы

Демонстрация белән парадтан соң үзәк мәйданда театральләштерелгән күренеш башланды

Район үзешчәннәре сугыш башлану мизгелләрен, сугыштагы һәм тылдагы тормышны сәхнәләштереп күрсәтте. Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм белән тәбрикләде. Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов котлады. Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссариатының бүлек җитәкчесе урынбасары Камил Миннегулов, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да тәбрикләүләрен җиткерде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм иткәне өчен «Агромастер» җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовка Россия Федерациясе хәрби частьларыннан бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм тантанасы үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерты белән дәвам итте.

Римма Афзалова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев