Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Җиңү язы

Данлы көннең җанлы тарихы

Мөслим туган якны өйрәнү музее кызыклы экспонат белән тулыланды

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә Метрәй авылында яшәүче Расил Заянов туган якны өйрәнү музеена “Красная Татария” (хәзерге “Республика Татарстан”) газетасының 1945 елның 90нчы санлы 9 май санын (бу чәршәмбе көн була) бүләк итте. Бу экспонат XX гасыр тарихының иң кыймәтле ядкәрләреннән саналырга хокуклы. Әлеге санда басылган һәр җөмлә вакытлар узу белән мемуарлар һәм фәнни тикшеренүләрнең күпсанлы томнарына кергән: анда совет халкы өчен озак көтелгән Бөек Җиңү турында яңалык урын алган.

80 ел үтсә дә, газетаның бәйрәм саны бик яхшы хәлдә сакланган. Тарихи көннең төсен, хисләрен генә түгел, халкыбызның сынмас рухын, тиңдәшсез батырлыгын һәм гасырларга җитәчәк данын да үзендә саклый ул. 

Расил Заянов аны очраклы рәвештә, Метрәй авылында яшәгән әбисе Мөбәшширә йортында кысага куелган фотоларны тәртипкә китергәндә табып алган. Бу санның ни дәрәҗәдә кадерле булуын шуннан гына да аңларга була. Бик тиз таушалырга сәләтле газета кәгазенең яхшы хәлдә бүгенге көннәргә кадәр килеп җитүенең сере дә шунда.

– Тапкан мәлдә кадерле ядкәр итеп үзебездә калдырырга теләсәк тә, музейда ул озаграк сакланыр, тарихи хәтернең якты мисалы булып, халыкка озак еллар хезмәт итәр дигән уй белән без аны Мөслим музеена тапшырырга булдык, – ди ул.

Бәйрәм санының беренче полосасы “Яшәсен безнең Җиңү!” (“Да здравствует наша Победа!”) шигаре, “Җиңү” ордены рәсеме һәм Иосиф Сталинның зур сурәте белән бизәлгән. “Бүген Җиңү көне – гаделлек тантанасы” (“Сегодня День Победы – день торжества нашего правого дела”) дигән кереш сүз белән башланып, 36700 тираж белән басылган санның дүрт бите дә бәйрәм рухында – кызыл һәм кара төсләрдә басылган.

Төп баганада Германия кораллы көчләренең берсүзсез капитуляциясе турында актка кул куелу турында документ – 8 май көнне Берлин шәһәрендә Германия Югары командованиесе исеменнән Кейтель, Фридебург, Штумпфның Г.Жуков, Теддер, Спаатс, Делатр де Тассиньи катнашында имзаланган хәрби капитуляция турында акт урын алган. Иң мөһим яңалык итеп СССР Югары Советы Президиумының 9 майны Җиңү бәйрәме итеп игълан итүе турында Указы, СССР Совнаркомының – 9 майны ял көне дип санарга, СССР Халык комиссарлары советының барлык совет дәүләт учреждениеләре биналарында бу көнне СССРның дәүләт флагын эләргә дигән карары алынган. Әлеге биттә Хәрби капитуляция турындагы актка кул куелу алдыннан Берлинда 8 май көнне булган вакыйгалар турында ТАСС хроникасы да тәкъдим ителә. Хәбәрләр Әхмәт Ерикәйнең “Давыл үтте” (“Здравствуй, нашей победы весна”, русчага тәрҗемә – Б.Зернит) дигән шигыре белән тәмамлана. 

Икенче полоса Бөек Җиңүгә хәлиткеч өлеш керткән Советлар Союзы маршаллары – Г. Жуков, И. Конев, А. Василевский, К. Рокоссовский, Ф. Толбухин һәм Р. Малиновскийның портретлары белән башлана. Төп урынны И. Сталинның Оломоуц, Дрезден, Яромержице, Зноймо, Голлабрунн, Штоккерау шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчыларга орденнар бирү турындагы өч боерыгы алган. Аларга кергән исемнәрнең һәр хәрефе баш хәрефләрдән язылган. Бу факт үзе генә дә илебез халкының тиңдәшсез батырлыгын мәңгеләштерүче документ буларак кабул ителә. Боерыкларның һәрберсе “Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә башларын салган геройларга мәңгелек дан! Немец илбасарларына – үлем!” дигән сүзләр белән тәмамлана. Документ нигезендә геройлар хөрмәтенә 8 май көнне 20.00, 21.00 һәм 23.00 сәгатьләрдә Ватан исеменнән Мәс-кәү шәһәрендә 124-225 орудиедән 20шәр артиллерия залпы салют аттыра. Икенче полосада шулай ук ТАСС хәбәрләре урын алган, 7-8 май өчен фронт сызыгында булган оператив мәгълүмат урнаштырылган. Бу көнне Беренче, Икенче, Дүртенче Украина фронты, Беренче һәм Өченче Белоруссия фронты гаскәрләренең уңышлары бәян ителә. Махсус хәбәрчеләр К.Сухин һәм Б.Афанасьев 7 май көнне язган “Берлин бүген” исемле мәкаләдә шәһәр урамнарында хакимлек иткән хәлләрне, Рейхстаг тирәсендәге җанлылыкны җентекләп язып калдырганнар. Әлеге полосада бик кечкенә тагын бер язма бар. СССР Наркомфины А.Зверев хәбәрендә 1945нче елның 5 маенда 25 миллиард сумлык Дүртенче дәүләт хәрби заемы чыгарылу һәм 7 майга бу сумманың 25 млрд 065 млн сум күләмендә арттырылып җыелуы, эшнең дәвам итүе язылган. Шул рәвешле, шәхси тупланмаларыннан өлеш чыгарып, халык фронтка акчалата да ярдәм итә.

Өченче полосада “Җиңүче совет халкы тантанасы” исеме астында гади эшчеләр, колхозчылар, инженерлар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре, язучылар, артистларның җиңү шатлыгы белән тулы язмалары урын алган. Алар хезмәт коллективларының, үзләренең, гаиләләренең Бөек Җиңүгә керткән өлешләре, уй-хыяллары турында сөйли. Әлеге сәхифәне совет сугышчылары фонында ун Советлар Союзы Герое сурәтләнгән коллаж бизи. Алар арасында райондашыбыз Илдар Маннановның фотосурәте дә булу газетаның бу санын районыбыз тарихы өчен тагын да кадерлерәк итә. Язмаларның һәрберсе Бөек Җиңүне якынайткан совет халкына, туган илгә, И. Сталинга мәдхия булып яңгырый. Төп урынны Кави Нәҗминең “Безнең урамда да бәйрәм!” (“И на нашей улице праздник!”) исемле зур мәкаләсе алган. Ул татарстанлыларның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында. Автор билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында башняларына “Татария колхозчысы” (“Колхозник Татарии”) дип язылган йөзләрчә танк һәм йөзләрчә “Совет Татарстаны” (“Советский Татарстан”) самолеты катнашкан. “Бу машиналарның барысы да якташларыбыз җыйган акчага төзелде. Әмма җиңүгә керткән төп өлеш ул – кешеләр”, – дип ассызыклый К. Нәҗми һәм маршал Р. Малиновскийның: “Мин, карт солдат буларак, сугышта Казан татарларын күп күрдем. Һәм һәрвакыт аларның сугыштагы какшамас үҗәтлегенә һәм тимер ихтыярына соклана идем”, – дигән сүзләрен китерә. 

Дүртенче полосаны “Җиңү юллары буйлап” (“Дорогами побед”) исеме астына берләштерелгән язмалар ачып җибәрә. Анда биш татарстанлы – Петр Сафронов (Бондюг районы), Григорий Романов (Аксубай районы), Советлар Союзы Геройлары Герман Шакиров, Галимҗан Камалиев (Питрәч районы), Николай Соболевларның яу кырында күрсәткән батырлыклары турында сөйләнә. “Ватан тантана итә” (“Родина ликует”) мәкаләсендә Б.Зернит халкыбызга тагын бер кат сугышчыларыбыз үткән данлы юлны – Иделдән алып Эльбага кадәр зур сугыш юлын батырлыклар мисалында искә төшерә. Д. Ривин үзенең язмасында 8 май төнендә шәһәр халкының йокысыз шатлыклы төнен сурәтли. “Бу төн иң якты көннән дә нурлырак булды. Барлык йөрәкләр аша электр очкыны йөгереп уздымыни!” – ди автор. Язмадан күренгәнчә, халык хәбәрне репродукторлардан төнге икедә ишетеп ала. Шул минутларда йортларда утлар кабына, ишекләр ачыла, күршеләр шатлыклы хәбәр белән бер-берсен йокыдан уята. Күтәренке рух йортларга гына сыймый, Ирек мәйданына, урамнарга, завод-фабрикаларга халык агыла. Бөтен шәһәр, бер гаиләгә әверелеп, алкышлар катыш шатлык яшьләренә күмелә. Рупорлардан яңгыраган хәбәрләрне кабат-кабат тыңлыйлар. Таң атканда, тирә-як музыкага күмелә, яңгырдан чыланган асфальт өстендә кызлар бии. Кояш чыгуга, шәһәрдә тантана башлана. Әлеге язма – Җиңү төненең никадәр татлы булуына тагын бер дәлил.

Газетада халыкның хезмәт уңышлары, хәл ителәсе мәсьәләләр, актуаль яңалыклар басыла. Бәйрәм санында тәнкыйтькә урын юк. Әлеге сәхифәне заводның апрель планын ике мәртәбәдән күбрәк арттырып үтәгән яшьләр бригадасы кызларының матур сурәтләре бизи. Биредә ВЦСПС Президиумының дәүләт социаль страхованиесе бюджетын раслау турында хәбәр дә урнаштырылган. Хәбәргә караганда, сугыш вакыты булуга карамастан, 1945 елда социаль страхование суммасы алдагы елдан 1 млрд 661 млн сумга күбрәк итеп планлаштырыла. Бу средстволарга эшче һәм фронтовик балаларын пионер лагерьларында ял иттерү, авырлы һәм бала тапкан хатыннарга пособие түләү, санаторийлар челтәрен киңәйтү керә. Дүртенче биттә Кызыл Армиянең Берлинны алу вакыйгасы уңаеннан чит илләрдә башланган массакүләм митинглар һәм демонстрацияләр турында ТАСС хәбәрләре, чит ил хроникасы да урын алган. Иң ахырда кино һәм театр афишасы бирелгән. 9-11 майда “Собака на сене” (Зур драма театры), “Гроза”, “Банкрот” (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры), “Кармен” (Татар дәүләт опера һәм балет театры), “Недоросль” (Яшь тамашачылар театры) куелган. Ленин бакчасында һәр кич саен биюләр оештырылган. Циркта Юрий Дуров гастрольләре барган. Казанның алты кинотеатрында “Человек № 217”, “Освобожденная Франция”, “Богатая невеста”, “Песнь о России, “Поединок”, “Великий гражданин” кинофильмнары күрсәтелгән. 

Көтелгән вакыйга булса да, хәбәрләргә бай әлеге санны кыска вакыт эчендә әзерләүгә куелган хезмәтне күз алдына китерсәк, тел шартлатырлык. Чыгарылышны төсле итеп әзерләү өчен рәссам Н. Сокольский, цинкографлар И. Назаров, Н. Савин, басучылар К. Панков, В. Булкина хезмәт куя, җитештерү белән И. Смирнов идарә итә. Сан өчен җаваплы редактор А. Анушкин була. Данлы көннең җанлы тарихын саклаган әлеге сан белән Мөслим туган якны өйрәнү музеенда танышырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев