Ташлыяр авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге егетләр өчен маскировка сеткасы үрү дәвам итә
Уңган кызлар һәм апаларга бу эштә язгы каникулга авылга кунакка кайткан балалар да кушылды
Бер маскировка сеткасы дистәләгән егетнең гомерен саклап кала, диләр.
Ташлыярлылар бу саваплы эшне махсус хәрби операция башланган көннәрдән үк башкарып килә. Бүгенгәчә алар 19 данә маскировка челтәре үреп җибәргән. Шушы көннәрдә алар тагын берсен төгәлләп бетереп килә.
– Ташлыярлылар маскировка челтәрләре үрүдән тыш солдатларга киптерелгән сохарилар, окоп шәмнәре, өй токмачлары да әзерләп җибәрде. Моннан тыш авыл халкы көче белән йон оекбашлар, җылы кием-салым туплады, – ди Ташлыяр мәдәният йорты җитәкчесе Фирая Галиева.
Маскировка челтәре өчен чималны волонтер Сания Җиһангирова китергән булган. Халык ярдәме белән тупланган средстволар - солдатларыбызга көтелгән һәм кирәкле ярдәм. Авыл җирлегендә гомер итүче уңган апалар МХОдә катнашучы егетләребезгә дип, эшне тиз арада төгәлләргә уйлый. Мәдәният йортында бу чара ел дәвамында башкарыла.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев