Гимназиягә 15 яшь тулды
Төп хәбәр

Гимназиягә 15 яшь тулды

Мөслим гимназиясендә бүген бәйрәм. Уку йорты 15 еллык юбилеен каршы ала. Тантанада кунаклар күп булды.

Мөслим гимназиясе ачылганга 15 ел булды. Әлеге датаны гимназиялеләр зурлап билгеләп үтте. Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Муллин, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов, Мөслим районының элеккеге хакимият башлыгы, Мөслим районының мактаулы гражданы Рөстәм Шәрипов, гимназиянең ветеран укытучылары, төрле елгы чыгарылыш укучылары, гимназиядә эшләп киткән укытучылар, мәгариф идәрәсе белгечләре, укытучылар һәм укучылар катнашты.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев