31 октябрь 2019 яңалыклары
-
СССРның иң яхшы металл эретүчесе
1941 елда немец фашистларының илебезгә көтмәгәндә һөҗүм итүе Олы Чакмак авылының да астын өскә китерде. Хуҗалыкта да күп эшләр Заһит өстендә иде. Әнисе белән абыйсы колхоз эшендә, сеңелләренә, энесенә күз-колак булу, мал-туар карау, бакча мәшәкатьләре дә күбрәк аның җилкәсенә төште.
-
Кайгырту
Производствода имгәнү алган татарстанлыларга соңгы унсигез ел эчендә 900 автомобиль тапшырылган.
-
Ноябрь аена халык сынамышлары
Ноябрь - бусагада кыш. Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә.
-
Балачак хатирәләре
Урамда 1963 ел. Илебезне Н. С. Хрущев җитәкли. Бодай, арыш, башка башаклы авыл хуҗалыгы культураларын игү “нерентабельно” дип, басу тутырып кукуруз үстерәбез.
-
Татарстан халкына бозлавык вакытында саклык чаралары турында искә төшерәләр
Бүген кичке алтыдан соң һәм 1 ноябрьдә кичке алтыга кадәр Татарстан юлларында урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
-
“Күзләргә яшь тулса да...”
Көзге чакырылышта унҗиде егетебез хәрби хезмәтләрен башлап җибәрде. Тиздән аларның сафын калган райондашларыбыз да тулыландырачак. Бәйрәмдә балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр, мәктәп укучылары да катнашып, матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Сабыйларны да шушындый чарада катнаштыру – ватанпәрвәрләр тәрбияләү максатын күздә тота. Балалар кечкенәдән илебезнең патриотлары булып үсә, димәк.
-
1 ноябрь көненә һава торышы
Кар, юеш кар көтелә. Юлларда бозлавык.
-
Халык мәхәббәтен казанып
Быел беренче тапкыр узган “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” республика конкурсында 1762 мәдәният учреждениесе катнашты.
-
Җитезлектә сынаштылар
“Нептун” йөзү бассейнында өлкәннәр арасында йөзү ярышлары узды.
-
“Мәдәният” илкүләм проекты буенча яңа китапханәләр һәм мәдәният йортлары ачылды
Быел Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 52 объект файдалануга тапшырылды.
-
Терлекчелек комплексы төзелә
Узган шимбәдә Мөслимгә ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде. Аның белән “Рацин” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Денис Самодуров та бар иде. Башкала кунакларын “Яшьлек” спорткомплексында район башлыгы Рамил Муллин һәм “Август” компаниясенең Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре буенча бүлек җитәкчесе Айдар Галәүтдинов каршы алды.
-
Адәм баласы бу дөньяда ни өчен яши?
Бу сорауга җавапны бик күп мөселманнар яхшы белә. Алар: “Адәм баласы җир өстенә гамәл-гыйбадәт кылыр өчен яратылган”, – диячәкләр. Чөнки бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә Үзе әйтә. Гыйбадәт кылыр өчен яратылган булгач, кеше гыйбадәтләрен үтәп яшәргә тиеш. Әгәр үтәмәсә, Раббыбызның аңа ачуы киләчәк. Һәм Ул аларны хайваннарга охшата.
-
Ноябрь аенда бакчада ниләр эшләргә?
Ноябрьдә бакчачының төп бурычлары - көз башында җыеп алынган уңышны дөрес, сыйфатлы итеп саклау һәм бакча эшләрен тәмамлау. Инде бу чорда бакчада нинди эш булсын, дияр кайсыберәүләр. Моңа каршы түбәндәге җавапны бирергә мөмкин: булдыклы хуҗаның бакчасында "йокы" мизгеле булмый!
-
Укучыларыбыз иҗаты. Истә, һаман да истә
Көзге урман. Алтынсу-сары яфраклардан төсле келәм түшәлгән. Аның өстенә басарга да куркып, әкрен генә алга атлыйбыз. Агачлардан соңгы яфраклар коела. Колакка төрле тавышлар ишетелә: кошлар чыркылдавы, агачлар шыгырдавы һәм шуларның барысына да кушылып, урман шаулавы. Күңелнең түренә үтеп керерлек итеп салмак кына урман шаулый. Күчмә кошлар инде китеп беткән, урман әкрен генә кышка әзерләнә.