Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Адәм баласы бу дөньяда ни өчен яши?

Бу сорауга җавапны бик күп мөселманнар яхшы белә. Алар: “Адәм баласы җир өстенә гамәл-гыйбадәт кылыр өчен яратылган”, – диячәкләр. Чөнки бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә Үзе әйтә. Гыйбадәт кылыр өчен яратылган булгач, кеше гыйбадәтләрен үтәп яшәргә тиеш. Әгәр үтәмәсә, Раббыбызның аңа ачуы киләчәк. Һәм Ул аларны хайваннарга охшата.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Аларның гакыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар; аларның күзләре бар, ләкин гыйбрәтләрне күрмиләр; аларның колаклары бар, ләкин Аллаһ сүзләрен ишетмиләр – алар хайван кеби, бәлки хайваннарга караганда да файда белән зарарны аера алмауда гакылсызраклар, чөнки бер хайван да утка керми, ә динсез кешеләр утка керергә хәзерләнәләр. Алар – гафилләр” (Әгъраф сүрәсе, 179нчы аять).Дөрестән дә, әгәр кеше бары тик дөньялык өчен генә яши торган булса, ул хайваннарга охшап китә. Әйдәгез әле, бергәләп фикер йөртеп карыйк. Аллаһыга гыйбадәт кылмаучы имансыз кеше өеннән нәрсә өчен чыгып китә? Әйтик, су буена кармак күтәреп баручы балыкчыдан: “Кая барасың?” – дип сорасаң, ул сиңа: “Балыкка”, – дип җавап бирәчәк. “Нәрсәгә соң сиңа ул балык?” – дисәң, “Тормышымны шул кәсеп белән алып барам”, – дип җаваплар. Ашыга-ашыга кырга баручы игенчеләр дә өйләреннән ризык өчен чыгалар. Базарда кием-салым сатучы да ашарына ризык юнәтү өчен кәсеп итә. Гомумән, гыйбадәт кылмаучының кайсыннан гына сорасаң да, аларның беренче максаты ризык табу икәнне аңлыйсың.Адәм баласы үрчи, ишәя – хайваннар да үрчи. Адәм баласы ризык өчен яши – хайваннар да тамакларын кайгырталар. Адәм баласы да, хайваннар да йоклый. Кешенең бу дөньяда яшәвенең максаты шулар гына булса, әлбәттә, алар хайванга охшап китә. Чөнки аның бөтен теләге хайванныкы кебек.Аллаһыга гыйбадәт кылучы мөэмин-мөселманнан: “Нигә балык тотасың?” – дип сорасаң, ул сиңа: “Аллаһының ризыгын ашап, Аңа гына гыйбадәт кылыр өчен көч алырга”, – дип җавап бирәчәк. Шуның өчен һәркемнең Аллаһы ризалыгы өчен ризык җыюы һәм башка изге эшләре дә гыйбадәткә саналачак, инша Аллаһ. Шулай итеп, Аллаһка гыйбадәт кылучы мөселманнар ризыкны – Раббыларына гыйбадәт кылып, җәннәткә хәстәрләнү нияте белән, ә гыйбадәттә булмаучылар дөньясы өчен һәм бу дөньяда яшәгәндә ачка киселмәсен өчен җыя. Әйе, бу дөнья ничек тә үтеп китә: Аллаһыга гыйбадәт кылсаң да, гамәл-гыйбадәттән ерак торсаң да. Адәм баласына, үзенең Раббысына гына гыйбадәт кылып яшәргә кирәклеген белеп, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп булсын!

Расыйх хәзрәт КАЮМОВ, Мөслим районы имам-мөхтәсибе.

  • __

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев