Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

СССРның иң яхшы металл эретүчесе

1941 елда немец фашистларының илебезгә көтмәгәндә һөҗүм итүе Олы Чакмак авылының да астын өскә китерде. Хуҗалыкта да күп эшләр Заһит өстендә иде. Әнисе белән абыйсы колхоз эшендә, сеңелләренә, энесенә күз-колак булу, мал-туар карау, бакча мәшәкатьләре дә күбрәк аның җилкәсенә төште.

... Ул кырыс көзне Заһитның мәңге онытасы юк. Көз үзенең салкын җилләрен бик тиз күрсәтте. Моны җәй буе ялан өс, яланаяк эшләп йөргән Заһит аеруча тиз сизде. Ләкин нишләмәк кирәк: кием юк! Олы гаиләнең фәкыйрьлеге чиктән ашкан. Әтиләре сугышта. 14 октябрь көнне Заһит атлы арба белән басудан чабылган тары ташый иде. Хатыннар тары массасын сәнәкләр белән арбага аталар, Заһит алар биргәнне урнаштырып тора. Шәрә тәпиләренең туңуына түзә алмыйча, ул тары саламы белән иң элек аяк йөзен каплап куя. Шулай тары ташып йөргәндә, акрын гына кар да төшә башлады. Заһитның күңелен зәһәр ут телеп үтте: иртәгә укулар башлана. Кар да явып китсә, ничек итеп мәктәпкә барыр ул? Иптәшләреннән бер дә каласы килми, ләкин яланаяк мәктәпкә дә барып булмаячак. Кич буе юкә кайрысыннан иртән мәктәпкә барырлык чабатага охшаш нәрсә үрде. Ә иртәгәсен йөгерә-атлый мәктәпкә ашыкты.
Иптәшләре белән район үзәгенә барып, ВЛКСМ сафларына керүләре Заһит өчен бик зур вакыйга булды. Ул үзен үсеп киткәндәй тойды, күңелендә әллә нинди якты хыяллар уянды. Ләкин ил язмышы кыл өстендә торганда, шәхси хыяллар икенче планга күчә шул. 1943 елның сентябрь ае аның тормышына кискен борылыш алып килде. Заһит гадәттәгечә иртүк колхоз эшенә килгәндә, исполнитель (ул елларда авыл советында, колхоз идарәсендә аерым кешеләргә һәр төрле хәбәрләр, чакырулар җиткерүче кеше) аны авыл советына дәште. Аның рәисе Шәрәфетдинова Заһитның кулына язу тоттырды да:
– Хәзер үк райисполкомга барып җит, бик мөһим мәсьәлә, баргач барысын да аңлатырлар, – диде.
Анда авыллардан яшүс-мерләр шактый җыелды. Түбән Тагил шәһәренә эшкә җибәрәчәкләрен аңлаткач, больницада сәламәтлекләрен тикшерәләр, район милиция бүлегендә алты айлык паспорт бирәләр.   
– Иртәгә колхоздан Чаллыга илтерләр, шуннан пароход белән китәрсез, – дип кайтардылар.
Шул рәвешле унбиш яше дә  тулмаган Заһит туган авылыннан ничек чыгып киткәнен сизми дә кала. Түбән Тагилга барып җиткәч, Заһит Шәрәфиевне Яңа Тагил металлургия заводының механик цехына эшкә билгелиләр. Авылның теләсә кайсы эшен җимертеп эшли алган малай заводта ни кырсын инде? Кыра икән шул. Аны металл кырырга, ягъни токарьлыкка өйрәнчек итеп билгелиләр. Заһит, юньләп русча да белмәгән килеш, мастерның һәр күрсәтмәсен төп-төгәл итеп җиренә җиткереп башкара. Татар малаеның зиһенлелек, осталык дәрәҗәсе бүтәннәрнекеннән бик югары тора. Шуңа күрә 1945 елда аңа һөнәр училищесы тәмамлап килгән яшьләрне укыту эшен йөклиләр. Бик тиз арада Заһит Шәрәфиев абруйлы яшь эшчегә әверелә. 
1946 елда РСФСР Верховный Советына сайлауларга әзерлек башлана. Шәһәргә Түбән Тагил сайлау округыннан депутатлыкка кандидат, СССР Верховный Советы Президиумы рәисе Н. М. Шверник килеп төшә. Аның Заһит эшли торган металлургия заводында очрашуы вакытында кызык хәл була. Шверник эшчеләр арасында башы-күзе пычранган, ертык киемле малайны күреп, үз янына чакыра. Малай кача башлый, аны зур җитәкче янына борып алып киләләр. Шверник аның хәлләрен сораша. Өсләренә өлкәннәр сырмасы кигән, билләрен киндерә белән буган, майга-корымга баткан Заһитлар моны арттарак баскан килеш күзәтәләр. Шверник завод директорына: “Малайны киендерегез”, – ди. Сүз моның белән генә бетми, әлбәттә. Депутатлыкка кандидат заводларда, төзелешләрдә, учреждениеләрдә халык белән очрашканнан соң, шәһәр һәм предприятие җитәкчеләре белән нәтиҗәле әңгәмә оештыра. Ул шәһәрдә махсус һөнәргә ия булмаган яшьләрнең күплегенә басым ясый. “Аларны укытырга, алар турында кайгыртырга кирәк, алар – безнең киләчәгебез”, – ди. Шверник белән очрашудан соң яшь токарьларны мунчага җибәрәләр. Хәтта кулларына мәңге тәтеми торган нәрсә – сабын да бирәләр. Тәтер иде, ул елларда сабын бик кыйммәт була. Мунчадан соң малайларга ямалган булса да чиста киемнәр дә эләгә.
Әлеге очрашудан соң шәһәр комитеты 4 нче һөнәр училищесына яшьләрне туплау эшен башлап җибәрә. Бу хакта Заһит Шәрәфиев түбәндәгеләрне сөйли: 
– Бервакыт цехка хәрби формадан ике кеше килеп керде. Погон-мазарлары юк. “Син монда нишлисең?” – дип сорыйлар.
– Эшлим, – дим.
– Һөнәр училищесына барасыңмы?
– Ничек барыйм? Мин бит эшлим. Әгәр укырга училищега китсәм, мине судка бирәчәкләр. Миңа 19 яшь тулды, хезмәт мобилизациясе буенча эшлим.
– Юк, сине судка бирмәячәкләр. Без сиңа печать сугылган повестка бирәбез.
Шул документ белән училищега эләгә Заһит Шәрәфиев. 4 нче һөнәр училищесында укыту заводта практик эш белән бергә алып барыла. Группаның яртысы кокс эстакадасында эшләсә, икенчесе металл эретүне үзләштерә. 

1948 елда училищены тәмамлагач, Заһитны 1 номерлы домна миченә эшкә алалар.1949 елда ул инде горновойны алыштыра башлый. Ә инде 1950 елда үзе мөстәкыйль горновой эшенә күчерелә. 
Горновой – металл эретү өлкәсендә иң җаваплы һөнәр иясе. Бу һөнәрне бик озаклап өйрәнгән, физик яктан үтә дә чыдам, тәҗрибәле эшчеләр генә башкара ала. Горновой пушканы кул белән китереп, металл кайнату миченең авызын утка чыдам балчык белән капларга тиеш. 1400 градуслы кайнарлыктагы сыек металл тамчылары, шлак кисәкләре аяк астына чәчри. Ә горновойга читкә китәргә ярамый. Әлеге чәчрәгән металл, шлак кисәкләре өстенә калын калай каплап эшләргә туры килә Заһитка. Шушы җәһәннәм эсселегенә түзеп, үз эшен югары төгәллек белән башкара. “Табаннарның януына түзә алмагач, аякларны сулы балчыкка тыгып-тыгып ала идем”, – ди ул. Горновой булып ун ел эшли алганнарны юкка гына пенсиягә озатмаганнар шул.
1950 елның декабрендә Заһит Шәрәфиевне комсомол-яшьләр брига-дасының горновое итеп куялар. Шул рәвешле 23 яшьлек егет өлкән горновойга әверелә. Ә бит өйрәнчектән горновойга кадәр күтәрелү өчен гадәттә ун ел вакыт кирәк булган. Заһит искиткеч осталыкка ирешә. 1953 елда аны “Хезмәттәге батырлык өчен” (За трудовое отличие) медале белән бүләклиләр.
1954 елда икенче квартал планын З. Шәрәфиев 123 процентка үтәп чыга. Бу СССРда иң югары күрсәткеч була. Кара металлургия эшчеләре профсоюзы Үзәк Комитеты рәисе Ефанов һәм министр урынбасары Петруша Бөтенсоюз ярышында җиңүе белән котлап, Заһит Шәрәфиевкә телеграмма суга. Яшьләр бригадасы ел буе алдынгылыкны бирми. Заһит үз һөнәре буенча әледән-әле “Иң яхшы эшче” (Лучший работник) исеменә лаек була. Аның портреты шәһәрнең алдынгылары арасына куела.
Ул 1966 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 25 яшеннән КПСС сафларына кергән металлург күп төрле җәмәгать эшләре алып бара, шәһәр Советы депутаты, партиянең шәһәр пленумы члены була, профсоюз эшчәнлегендә дә актив катнаша. 1977 елдан лаекла ялда.
Заһит абый – туган авылым Олы Чакмактагы күршем. Ул Түбән Тагил якларына “мобилизацияләнгәндә”, миңа әле ике яшь тә тулмаган булган. Аларның йорты безгә дүрт өй аша гына иде. Нигезләре исән-сау, йорт-куралары ныклы, анда энесе Зөфәрнең (ул инде мәрхүм) хатыны Рәйханә балалары, оныклары белән әйбәт кенә яшәп ята. Заһит абый, еракта гомер кичерсә дә, безнең авыл халкы өчен бик тә якын, кадерле кеше. Авылны, аның кешеләрен аннан да ныграк сагынып кайтучыны без белмибез. Аның йөзенең яктылыгы, ихлас елмаюы, хәл-әхвәл сорашулары, күзләреннән тамып торган мәхәббәт тамчыларын халык гомер буе аермачык тоя. Металлурглар шәһәрендә яшәсә дә, аның йөрәгенең яртысы авыл кешеләре белән бергә икәнен бөтенебез дә яхшы тоябыз. Ул күбесенчә сабантуйга кайтырга тырыша. Аның күрешүе, якты елмаюы бәйрәмгә нур бөрки, ямь өсти.
2017 елда Заһит абыйга 90 яшь тулды. Зиһене, фикерләре яшьләрчә, хәтере көнләшерлек, уйлары өметле. Ул туган ягын гомере буе сагынып яшәвен яшерми. “Авылны төшләремдә дә еш күрәм, – ди. – Тик нишләптер гел үземнең яшь чактагы – салам түбәле, читән үрелгән ихатабыз керә төшкә, ишегалдындагы ике төп нарат агачы да гел шул килеш кебек...” Барып чыккан мохтаҗлыкларны, каршылыкларны җиңеп, һаман югарыга үрләгән, илкүләм танылу алган һәм инде 91 яшенә якынлашып килүче авыл малаеның язмышы турында мин еш уйланам. Үзе әйткәнчә, бәхетле язмыш бит инде бу. Авыл халкы белән тере бәйләнешне кадерләп саклау аңа зур уңышлар яулауда көч-куәт бирмәдеме икән? Шулайдыр. Татар җаны милли тамырларыннан сүл алып, ата-бабалары рухына тугры калса, барысына да ирешә. Татар җаны металлны да эретә, җәлилчеләр булып дошман өнендә көрәшә, Заһитовлар булып Рейхстагка җиңү байрагы кадый, Җиһаншиннар булып, үзенең диңгездән көчле икәнлеген раслый, Акчуриннар кебек, кешеләр йөрәгенә кереп, аларның гомерләрен озайта... Заһит абый киләчәктә дә авылыбызга гел кайтып торыр дип өметләнәбез. Элемтәләребез өзелми. Ул үзенең җан җылысын телефон аша туган көннәр, бәйрәмнәр уңае белән безгә гел юллап тора. Шуңа күрә без дә аны сагынып көтеп алабыз. Шатлыклы очрашуларыбыз әле тагын озак еллар дәвам итсен иде, Заһит абый!

Фоат Садриев,Татарстанның халык язучысы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев