Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балачак хатирәләре

Урамда 1963 ел. Илебезне Н. С. Хрущев җитәкли. Бодай, арыш, башка башаклы авыл хуҗалыгы культураларын игү “нерентабельно” дип, басу тутырып кукуруз үстерәбез.

Сыерларны да күмәк хуҗалыкта – бер урында туплап карасаң, файдасы күп дип, алып чыгып киттеләр. Әнкәйләр җир тырнап елап калды. Тик алып чыгып киткән сыерларның сөте кимеде, ихатада чакта икешәр чиләк сава иде әнкәй. Авыл буйлап гаилә башына көн саен 3 литр сөт тарата башладылар. Авыру кешеләре булган гаиләләргә өстәмә 1 литр сөт эләкте. Ә бит авылда 9-10 һәм аннан да артык кеше яшәгән гаиләләр бар. Без – алты җан. Бер бөтен һәм бер телем ипи тия, ул да арыш ипие. 5 килограммлы тимер савытларда я алма, я чия, я слива повидлосы бирәләр. Совхоздан 3 литрлы банкада кап-кара төстә көнбагыш мае алып кайталар. Алары ничә айга бер бирелгәндер, хәтерләмим. Әнкәйнең әледән-әле сыер абзарына кереп елап торганын күрә идек. “Сыерымны сагынам”, дияр иде. Өй тулы суыткычлар да эшләп утырмады ул елларда. Алар юк та иде, анда куяр өчен ризыгы да булмады. “Кар базы” дигән базлар бар иде авылда. Март аенда базның авызына җиткәнче кар тутырыр идек. Ул июль башларына кадәр “хезмәт итә”, аннан эреп бетә. Тиз бозыла торган ризыкны саклый идек анда. И яратмый да идем шунда төшәргә, минем яраткан “җан дуслар” – бакалар көтеп тора иде. Әтинең кирза итеген киеп төшәргә дә шөлләтә. УКЫТУЧЫЛАР – ГОРУРЛЫГЫБЫЗӘйткәнемчә, классыбыз бар яктан да булган, ут чәчеп, янып торабыз. Безнең бәхеттән класс җитәкчебез Тәскирә апа Галиәхмәт кызы да көчле, таләпчән, балалар өчен җанын бирергә әзер торган укытучы булды. Ул елны бик күп укытучылар килде. Хәерчелеккә дә, такы-токы ашауга да карамастан, мәктәп тормышы гөрләп тора. Нинди генә түгәрәкләр эшләми?! Төрле спорт ярышларында катнашабыз, бәйрәмнәрдә клубта концертлар куябыз, укытучыларыбыз спектакльләр күрсәтә. Аларда Зәйнәп апа белән Заһит абый да катнаша. Каникул вакытында төрле тематик кичәләр уза. Заһит абый белән Зәйнәп апаның дәрәҗәсе искиткеч зур иде. Берничә мисал гына китерәм. Ул вакытта һинд киноларының үтә дә нык популяр чагы. Киномеханик Гомәр абый, Заһит абый белән Зәйнәп апа килмичә, фильмны башламый. Аларның билгеле урыннары бар, анда беркем дә утырмый. Зур артистлар килгәндә дә шул ук хәл кабатлана. Тамашадан соң Заһит абый клубка җыелган халык исеменнән артистларга рәхмәт белдерә, каяндыр табып, чәчәкләр бүләк итә. Мин хәзер дә Зәйнәп апаның тормыш иптәшенә булган карашына, хөрмәтенә исем китеп йөрим. Бик югары тәрбияле кеше иде укытучы апам. Иренең ныклы терәге, тормыш иптәшен кошлар биеклегенә күтәрергә сәләтле көчле шәхес. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, иренең күләгәсендә кала бирә, масаюның ни икәнен дә белми. Мин аның армый-талмый эшләгәнен генә күрә идем. Җитмәүчелек заманында балалар өчен җан атып йөргән Заһит абыйга һәйкәл куярлык. Яңа ел бәйрәме көнне һәм уку елы азагында балаларга (беренчесендә – ярты мәктәпкә, икенчесендә – калган укучыларга) бушлай өс киемнәре алып кайтып тарата иде. Башка мәктәпләр әлеге ярдәмне азрак алганын да беләм.– Бүрене аягы туйдыра бит, район мәгариф идарәсе җитәкчесенә гел-гел кабатлап торганга күбрәк бирә иде. Балалар бер пешкән казаннан, барын-югын аналары янында ашарлар, тыныч өйләрендә йокларлар, дип тырыштым. Мәктәп кадәр мәктәп төзергә дә шуңа алындым, – дигән иде Заһит абый.Мәктәптә баян, аккордеонда оста уйнаучы музыка укытучысы Салих Маликович килде. Әй, җанланды да соң мәктәп тормышы! Озын тәнәфесләрдә коридорга урындык алып чыгып утырыр иде, укытучыларыбыз төрле җырлы уеннар уйната. Алим, Зариф кебек яшь егетләр, парта арасыннан яңа гына чыккан булсалар да, чын күңелдән бирелеп эшләде. Бала-чага алар артыннан умарта күче кебек тагылып йөрде. Аларның әле гаиләләре юк, шуңа мәктәптә кунмыйлар гына. Чаңгыда йөрү, мылтыктан атарга өйрәтү дисеңме, фототүгәрәк, кышкы каникулда чаңгы тагып, урманга экскурсиягә бару дисеңме, кызыклы кичәләр оештыру, клубта концерт кую дисәңме – берсе дә калмады. Институт тәмамлап кайткан тирән белемле Вәсимә апа, Илгизә апа, Миргалим абый, Заһит абый, Тәскирә апа, Зәйнәп апа мәктәпнең йолдызлары, йөзек кашлары иде. Вәсимә апа бию түгәрәген җитәкләде. Нинди генә биюләргә өйрәтмәде ул безне! Биюгә бөтен кешедә талант юк шул ул. Шулай да Якупова Фәүзиябез, һинд биюләренә кадәр өйрәнеп, бөтерчек кебек бөтерелеп, концертларда авыл халкын шаккатыра иде. Илгизә апа, мәктәп өчен генә түгел, авыл өчен дә ят булган һөнәр – мандолинада уйнарга өйрәтте. Язмада урын алган мөгаллимнәр, классташларымның күбесе инде ахирәткә күчтеләр. Аларның исемнәре йөрәккә уелып язылган. Тыныч йоклагыз, урыннарыгыз оҗмахта булсын.

Сәйдә НӘБИУЛЛИНА-ЯКУПОВА.Баланлы – Казан

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев