28 октябрь 2015 яңалыклары
-
Илгиз Исламов 20 мең сум күләмендә акча бүләк иткән
"Агромастер" җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов - Мөслим волейбол федерациясе президенты вазыйфаларын да башкара. Илгиз Зәкиҗанович район волейболчыларына даими рәвештә спонсорлык ярдәме дә күрсәтә. Күптән түгел генә ул волейбол тупларын алу өчен 20 мең сум акча бүләк иткән. Әлеге ярдәме өчен волейбол түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар Илгиз Исламовка рәхмәтен белдерә.
-
Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе сайланды
27 октябрь көнне район хакимиятеең актлар залында өченче чакырылыш Мөслим муниципаль районы Мөслим авыл җирлегенең II сессиясе үтте. Аны район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Сессиянең көн тәртибендә Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесен сайлау турындагы мәсьәлә каралды. Ачык тавыш бирү юлы белән сессиядә катнашучылар бертавыштан Шәймөхәммәтов Марат Данис улын...
-
Музей тагын бер экспонатка баеды
"Мөслим туган як музее" үзенең фондын кызыклы экспонатлар белән баетуны дәвам итә. Олы Чакмак авылында яшәүче Шакирҗанова Гүзәл һәм Камил үзләренең бәрәңге бакчасыннан табылган керамик савыт калдыкларын тапшырдылар. Мөслим авылында яшәүче Ногманов Рафис исә "керосинка" бүләк итте. Шулай ук музейда гаиләләр өчен экскурсия үтте. Балаларга туган як турында киң мәгълүмат...
-
Район эчке эшләр бүлегендә "Маҗара" китабына тәкъдир булды
Мөслим үзәкләштерелгән китапханәсе Мөслим эчке эшләр бүлегендә Зариф Моэминовның "Маҗара" китабына тәкъдир итү кичәсе үткәрде. Кичәдә Мөҗәһит Әхмәтҗәнов, Лилия Садриева Зариф Моэминовның авыр тормыш юлы һәм китабының эчтәлеге һәм кул язмалары белән таныштырдылар.
-
Авыл хуҗалыгы көненә махсус төшерелгән видео
-
Райондашларыбызның 2 млн сумга якын бурычы бар
Узган җомгада район хакимиятенең актлар залында киңәшмә узды. Аны район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Киңәшмәдә коммуналь һәм башка төр хезмәтләр өчен әҗәтлеләр исемлеге җентекләп тикшерелде. Бүген Мөслим идарәче компаниясенә райондашларыбызның 2 млн сумга якын бурычы бар. Шуның 758 мең сумы - коммуналь хезмәтләр өчен. Моннан тыш, каты көнкүреш калдыкларын...
-
Әти-әниләр уллары хезмәт куйган хәрби частька барып кайттылар
Мөслим муниципаль район рәсми делегациясе һәм бертөркем әти-әниләр Мәскәү өлкәсе Сергиев-Посад районы Шарапов бистәсендә урнашкан 14258 номерлы район шефлыгындагы хәрби частьта булып кайтты. Район Башлыгы белән часть командиры кул куйган килешү һәряклап тулысынча үтәлеп килә, бүген 22 мөслимле әлеге хәрби частьта хезмәт итә. Рәсми делегация һәм хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләре хәрби...
-
ЮХИДИ штрафлары: түлисең килмәсә, кагыйдәләрне бозма
Агымдагы елның 1 ноябреннән башлап ЮХИДИ штрафларын түләү системасына үзгәрешләр кертелә. Шуңа күрә машина йөртүчеләрнең әлеге яңалыкка аеруча игътибарлы булулары сорала. Аларга штрафларын бары тик ышанычлы кредит оешмаларында гына түләргә киңәш ителә. Бу турыда журналистларга Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов хәбәр итте. Чара исә ЮХИДИ штарфларын түләмәүчеләрне җәзага тарту...
-
Уфада балалар утырган микроавтобус әйләнеп капланган
Башлангыч мәгълүматлар буенча, юлда транспорт һәлакәтендә җиде бала зыян күргән