Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Райондашларыбызның 2 млн сумга якын бурычы бар

Узган җомгада район хакимиятенең актлар залында киңәшмә узды. Аны район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Киңәшмәдә коммуналь һәм башка төр хезмәтләр өчен әҗәтлеләр исемлеге җентекләп тикшерелде. Бүген Мөслим идарәче компаниясенә райондашларыбызның 2 млн сумга якын бурычы бар. Шуның 758 мең сумы - коммуналь хезмәтләр өчен. Моннан тыш, каты көнкүреш калдыкларын...

Узган җомгада район хакимиятенең актлар залында киңәшмә узды. Аны район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Киңәшмәдә коммуналь һәм башка төр хезмәтләр өчен әҗәтлеләр исемлеге җентекләп тикшерелде. Бүген Мөслим идарәче компаниясенә райондашларыбызның 2 млн сумга якын бурычы бар. Шуның 758 мең сумы - коммуналь хезмәтләр өчен. Моннан тыш, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте өчен дә әҗәтлеләрнең саны кимеми. Бүген әлеге хезмәттән баш тартучылар саны да арта, ди яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе белгечләре. Район җитәкчелеге районда яшәүчеләрнең һәркайсы бу хезмәттән файдаланырга тиеш һәм әҗәтлеләр белән көрәшнең иң отышлы ысулы - ул суд органнары аша мөрәҗәгать итү, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев