Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әти-әниләр уллары хезмәт куйган хәрби частька барып кайттылар

Мөслим муниципаль район рәсми делегациясе һәм бертөркем әти-әниләр Мәскәү өлкәсе Сергиев-Посад районы Шарапов бистәсендә урнашкан 14258 номерлы район шефлыгындагы хәрби частьта булып кайтты. Район Башлыгы белән часть командиры кул куйган килешү һәряклап тулысынча үтәлеп килә, бүген 22 мөслимле әлеге хәрби частьта хезмәт итә. Рәсми делегация һәм хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләре хәрби...

Мөслим муниципаль район рәсми делегациясе һәм бертөркем әти-әниләр Мәскәү өлкәсе Сергиев-Посад районы Шарапов бистәсендә урнашкан 14258 номерлы район шефлыгындагы хәрби частьта булып кайтты. Район Башлыгы белән часть командиры кул куйган килешү һәряклап тулысынча үтәлеп килә, бүген 22 мөслимле әлеге хәрби частьта хезмәт итә.

Рәсми делегация һәм хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләре хәрби частька нигез салынуның 55 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Солдатларның ил алдындагы бурычларын үтәүләренең барышын, хәрби хезмәт һәм көнкүреш шартлары белән таныштылар.

Кайтыр юлда Мәскәү шәһәренең истәлекле урыннарын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X