Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уфада балалар утырган микроавтобус әйләнеп капланган

Башлангыч мәгълүматлар буенча, юлда транспорт һәлакәтендә җиде бала зыян күргән

Уфада балалар утырган микроавтобус катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, дип хәбәр итә "Интерфакс" Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиленә сылтама белән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Мәскәү вакыты белән 6.30да Р.Нуриев исемендәге сәнгать-хореография көллиятендә белем алучы 13-14 яшьлек 13 укучыны планлы диспансеразациягә алып барган "Форд Транзит" борылган вакытта «Фольксваген Поло» автомобиле белән бәрелгән. Бәрелү нәтиҗәсендә, автобус ауган.

"Хәзерге вакытта балаларны табиблар карый, зыян күрүчеләр булу-булмау аныклана", - дип билгеләп үтәләр республика ведомствосында.

Үз чиратында, Уфа хакимияте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юлда транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, микроавтобусның 7 пассажиры зыян күргән. "7 бала урта дәрәҗә имгәнгән, аларның барысы да шәһәрнең 17нче сырхауханәсенә озатылган", - диелгән хәбәрдә.

Мэрия мәгълүматлары буенча, "Форд" салонында 16 кеше булган: 14 бала һәм 2 өлкән яшьтәге кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев