26 июль 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
Русия Федерациясендә парашютистлар көне
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә
-
“Мәк-2019” Профилактик операциясенең беренче этабы узды
Операция барышында Яңа Усы һәм Әмәкәй авыл җирлекләрендә кыргый наркокультуралар үскән урыннар ачыкланып, юк ителде, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
-
Базарный системасы керә
2019-2020 уку елында, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту-тәрбия концепциясе үзгәртелеп, алдынгы укыту методикалары кертелә башлаячак.
-
27 июль көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
Татарстанда калдыклар белән эш итү мәсьәләсе буенча шикаятьләр җыю системасы эшли башлады
Мөрәҗәгатьләне тәүлек буе эшли торган call-үзәк-8 (800) 600-90-08 һәм сайт аша җибәрергә мөмкин – radar.reo.ru.
-
Азнакай районында "Бердәм Россия" көне узды
Проект кысаларында районга «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин килде
-
Соципотекада катнашучылар ана капиталы акчасын фатир бәясен каплауга тота алачак
Узган айларда Дәүләт торак фонды әлеге кискен мәсьәләне хәл итү өчен зур эш башкарган.
-
Мөслим урамнарына велосипедчылар чыкты
Велоузышка старт бирелгәнче, барлык катнашучылар "Яшел Фитнес" спорт проекты кысаларында зарядка ясады.
-
РАЙОННЫ ГАЗЛАШТЫРУ ТАРИХЫ
Подряд оешмаларыннан “Татгазстрой” оешмасы турында язган идем инде. Әлеге оешманың Мөслим участогы районның бик күп авылларын газлы итте. Коллективта мөслимлеләр хезмәт куйганлыктан, аларның башкарган эшләрен аерым билгеләп үтәсем килә.
-
Тәмлетамак. Алма пирогы
Бакчаларда матур булып алмалар пеште. Баллы, сусыл алмалардан пироглар да бик тәмле чыга. Җәй-көз алма пирогын пешерми калган кеше бар микән ул?! Балалар да бик яратып ашый бу пирогны. Мөслимдә яшәүче Роза Исламовадан алма пирогы рецепты тәкъдим итәбез.
-
СУ КИРӘК, СУ!!!
Җәй саен диярлек Мөслим халкын су проблемасы борчый. Башка елларда сусызлыкка явым-төшем булмауны сәбәп итсәләр, быел артык кызу көннәр дә, челлә дә юк. Ләкин су проблемасы актуаль булып кала. Кем гаепле? Сәбәп нәрсәдә? Тукай әйтмешли, җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында ява бит бездә. Халыкны өзлексез су белән тәэмин итү өчен кем җаваплы? Яшь бала үстерүче әниләр, уйнап арыгач, су эчәргә тилмергән нәниләр, сусыз тора алмаган өлкәннәр су кытлыгын аеруча авыр кичерә.
-
Игенчеләр уракка әзер
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча быел бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 47 мең 463 гектар мәйданда үстерелде. Шуның 8 меңнән артыгы – арыш һәм көзге бодай.– Уракта 90 комбайн катнашыр, дип көтелә. Аларның 70кә якыны – югары җитештерүчән чит ил агрегатлары.
-
Безнең ишегалды-күршелек территориясе
Акциянең идеясе - республика халкына Татарстан Республикасы территориясендә ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту мәсьәләләре турында фикер алышуга иҗади якын килергә тәкъдим итү.
-
Ишегалларын бергәләп ясыйбыз
ТР Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” фракциясе членнары, күпфатирлы йортлар ишегалларын яңарту максатында, “Минем ишегалды” республика программасын эшләү турында тәкъдим кертте. Тәкъдим республика халкының мөрәҗәгатьләре нигезендә барлыкка килде.