РАЙОННЫ ГАЗЛАШТЫРУ ТАРИХЫ
Подряд оешмаларыннан “Татгазстрой” оешмасы турында язган идем инде. Әлеге оешманың Мөслим участогы районның бик күп авылларын газлы итте. Коллективта мөслимлеләр хезмәт куйганлыктан, аларның башкарган эшләрен аерым билгеләп үтәсем килә.
(Ахыры. Башы 43, 45, 47, 49, 51 саннарда).Участок җитәкчесе Мулланур Сәлахов, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлау белән район хужалыкларында башта – баш инженер, аннан хуҗалык житәкчесе булып эшләде. Районда газлаштыру башлангач, шушы участокны оештырды. Ул – тәҗрибәле җитәкче, кешеләр белән тиз арада уртак тел табучы җитәкче кул астына оста эретеп ябыштыручыларны, механизаторларны туплады. Күп кенә яшьләрне эшкә алып, Әлмәт шәһәрендә эретеп ябыштыручыга укытып кайтарды. Алар көче белән Михайловка, Олы Чакмак, Рус Шуган, Баланлы, Нарат Асты, Югары Табын, Түбән Табын, Тугаш, Тамьян, Крәш. Шуран, Иске Чакмак, Торыш, Исәнсеф-Чишмә, Осиновка, Кырынтау, Үрәзмәт-Чишмә, Бүләк, Бәкәбез, Сөякәй, Әлмәт, Бикмәч авылларына килүче газүткәргечләр төзелде. Авыллар эчендәге газүткәргечләр – тимер торба, ә авылларга килүче өлеше төп магистральләрдән соң полиэтилен торбалар белән эшләнде. Шушы коллектив көче белән авыл йортларына газ кертү белән бергә мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, колхоз-совхоз котельныйлары газга күчерелде. Район үзәгендәге катлы йортларга, Полевая, Лесная, Молодежная, Төзүчеләр, Комсомол, Шашин урамнарындагы йортларга һәм Мөслимнең алдарак төзелгән өлешендәге йортларга газ кертелде.Районны газлаштыруда куйган хезмәтләре өчен участок җитәкчесе Мулланур Сәлахов, участок инженеры Фирүзә Срурова, прораб Ягъфәр Хәйретдиновка, мастер Рәис Сөләймановка, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Ленар Заманов, Рәис Латыйпов, Илгиз Зиннәтуллин, Исхар Исхаков, Геннадий Морзабаев, Данил Гайсин, Тимерҗан Садыйков, Александр Круглов, Михаил Котков, Фәндүс Шакирҗанов, Илфат Мөхәмәтовка, полиэтилен торбаларны эретеп ябыштыручы Зөлфәр Хәертдиновка, экскаваторчы Зөлфәт Шәрәфетдиновка, шоферлар һәм слесарьлар Илдар Мөхәмәтҗанов, Фәрит Минһаҗев, Әнвәр Рәхмәтуллин, Марсель Муллин, Камил Хамматуллин, Флүс Нәбиуллин, Марат Сәлаховка зур рәхмәтле.Газ объектларының сыйфатлы төзелүе һәм бүгенге көндә дә өзеклекләрсез хезмәт күрсәтүе төзү-монтаж эшләре барышында тиешле контроль булдыруга бәйле. Районда газ объектларының төзелешен Әлмәт шәһәрендәге техник инспекция (“РГТИ”) контрольдә тотты. Аның җитәкчесе – элегрәк газ һәм нефть тармакларында эшләгән тәҗрибәле белгеч Хатмулла Шәйдуллин иде. Оешманың баш инспекторы Зәкәрия Галимов безнең районда барган эшләрне даими контрольдә тотты. Алар газ объектларын төзүгә куелган таләпләрне катгый үтәргә өйрәттеләр. Без чакырганда килделәр, без барганда кабул итеп, төзелеш барган объектлар буенча таләпләрне аңлаттылар. Ә без, магистральләрдә, ГРП, газ котельныйларында булган кимчелекләрне төзәтә-төзәтә, объектларны сыйфатлы һәм куркынычсыз итеп төзергә өйрәндек.Районның газ участогы Әлмәт газ идарәсенә карый. Төрле елларда участок җитәкчеләре булып Мөхтәр Мифтахов, Шәехнәсим Биккинин, Фәндәс Галиуллин, Рәшит Гарипов эшләде. Шәехнәсим Биккинин турында берничә сүз. Ул үзенә һәм кул астында эшләүчеләргә карата бик таләпчән булды. Төзелешнең төрле этапларында да, объектларны файдалануга тапшырганда да аның таләпләрен үтәдек. Чөнки газ җибәргәннән соң барлык җаваплылык аңа һәм ул җитәкләгән коллективка йөкләнә иде. Газлаштыруның башлангыч елларында “Әлмәт Горгаз” җитәкчесе Вил Сафин белән дә, “Газпром”га күчкәч куелган җитәкчесе Валериан Миңнехаҗиев белән дә без уртак тел табып эшләдек. Бүгенге көндә район газ участогында Рәшит Гарипов җитәкчелегендә 65 кеше эшли. Алар көче белән барлык газ объектлары төзек хәлдә тотыла, район халкы берөзлексез газ белән тәэмин ителә. Газга хөрмәт газ бүлү пунктларының бүгенге торышыннан һәм ялтырап торган газ торбаларыннан да яхшы күренә. Газ керү авыл халкының тормыш-көнкүреш хәлен уңайга үзгәртте, авыл халкы йортларын зуррак, матуррак итеп сала башлады. Күпләре, янкормалар салып, йортларын зурайтты, кешеләрнең йөзендә елмаю барлыкка килде. “Йортларга газ керү авыл халкы өчен тереләй ожмахка керүгә тиң булды” дип, шатланып сөйләүчеләр дә булды. Ул авыр елларда халык белән хакимият арасындагы ризасызлыкларны зәңгәр ягулык “йомшартты”. 1997 елда, һава шартлары искиткеч уңай килеп, район тарихында рекордлы уңыш үстерелде. Колхоз-совхозларның амбарлары ашлык белән тулды. Авыл кешесенә күпме сорады, шуның кадәр икмәк бирдек, ашлык кабул итү предприятиесенең складлары тулгач, өстәмә навеслар ясап, предприятие территориясенең асфальт мәйданчыкларына икмәк өйдек. Ул кадәр ашлыкны саклап калуда оешма сушилкаларының газга эшләве ярдәм итте.Эшләү дәверендә рәсәйкүләм һәм республикакүләм бик күп бүләкләргә лаек булдым. Минем өчен барлык бүләкләргә караганда да кадерлерәге – районны газлаштыруда куйган хезмәтем өчен “Мөслим районының мактаулы гражданины” дигән исем бирелү. Хезмәтемне шулай бәяләгәннәре өчен мин район хакимияте башлыгы Рамил Муллинга һәм район Советы депутатларына рәхмәтле. Бу язмада районны газлаштыруда зур өлешләре кергән бик аз кешеләрнең генә хезмәте бәяләнде. Барысын да язу, күрсәтү өчен берничә томлы китап язарга кирәк булыр иде. Чөнки газлаштырудан беркем дә читтә калмады. Бу олы эшкә колхоз һәм оешма-предприятие җитәкчеләре дә, гади эшчеләр дә зур өлеш керттеләр. Аларның барысына да рәхмәтле булып, бу нигъмәттән озак еллар файдаланырга язсын!
Рөстәм ШӘРИПОВ.Мөслим.
Фотолар – авторның гаилә архивыннан.
1. Рәсемдә: (сулдан уңга) “Спецгазстрой”ның Мөслим участогы җитәкчесе Рафис Морзаханов, район газ участогы җитәкчесе Шәехнәсим Биккинин, Әлмәт РГТИе баш инспекторы Зәкәрия Галимов, район хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов, “Авангард” колхозы җитәкчесе Развит Галиев, район хакимияте башлыгы урынбасары Рәшит Кирамов, “Авангард” колхозының алдынгы механизаторы Анатолий Алчин, Крәш. Шуран авыл Советы рәисе Иван Сазонов Крәш. Шуран авылына газ җибәрү вакытында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев