Игенчеләр уракка әзер
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча быел бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 47 мең 463 гектар мәйданда үстерелде. Шуның 8 меңнән артыгы – арыш һәм көзге бодай.– Уракта 90 комбайн катнашыр, дип көтелә. Аларның 70кә якыны – югары җитештерүчән чит ил агрегатлары.
Бер комбайнга туры килүче нагрузка 527 гектар тирәсе булачак. Урып-җыю кампаниясенә 3-4 көннән керешербез, дип уйлыйм. Быел һава торышы тотрыклы түгел. Шуңа күрә уракны кыска срокларда төгәлләү өчен барлык җаваплы хезмәткәрләрдән һәм комбайнчылардан тырышлык һәм бердәмлек таләп ителә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.Узган атнада авыл хуҗалыгы формированиеләренең урып-җыю кампаниясенә һәм җир эшкәртүгә әзерлеген бәяләү буенча тикшерү узды. Комиссия членнары иң элек “Туган як” агрофирмасында булды. Агрофирма, һәрьелдагыча, урып-җыюга зур әзерлек белән килә. – Уракка 14 комбайн чыгачак. Алар барысы да төзек һәм комбайнчылар белән тәэмин ителгән. Ягулык-майлау материаллары, запас частьләр җитәрлек кайтарылды. Көзге культуралар 3500 гектар мәйданда үстерелде. Алардан тыш 1200 гектар көнбагыш, 700 гектар рапс, 3300 гектар арпа һәм сабан бодае бар. Атна-ун көннән соң урып-җыю эшләрен башларга планлаштырабыз. Иң беренче арыш культурасын җыюга керешәчәкбез. Аннан соң көзге бодай һәм калган культуралар өлгерәчәк. Бүген агрофирма урып-җыю кампаниясенә тулысынча әзер, – ди агрофирма директоры Рәдиф Габидинов.Биредә барлык комбайннар, ашлык эшкәртү, чистарту җайланмалары, техник хезмәт күрсәтү машиналары – һәрберсе әзерлек сызыгына куелган. Комбайнчылар махсус эш киеме, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары белән тәэмин ителгән. Механизаторлар һәм белгечләр техника куркынычсызлыгы буенча да әзерлек узганнар. Комиссия “Туган як” агрофирмасының урып-җыюга әзерлеген уңай бәяләде. “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы да уракка зур җаваплылык белән әзерләнә һәм иң беренчеләрдән булып эшкә керешә. Быел да алар үз позицияләреннән чигенмәгән. “Агромастер” компаниясе ихатасында урып-җыю һәм көзге чәчүдә катнашачак техника тезеп куелган.– Дүшәмбедән көзге бодай культурасын җыюга керешәчәкбез. Урып-җыюда барлыгы 16 комбайн катнашачак, болар – “Нью-Холланд”, “Акрос”, “Полесье” комбайннары. Урып-җыюда катнашачак техника, ындыр табагы һәм ашлык складлары бүгеннән әзер. Комбайнчыларга хезмәткә түләү расценкалары аңлатылды. Әлбәттә, өметләребез зур. Көзге бодайдан – 30-35 центнер, язгы бодайдан 27-28 центнер уңыш алырбыз, дип өметләнәбез. Һава торышы уңай килгәндә, урып-җыю эшләрен 28-30 көн эчендә тәмамларга планлаштырабыз, – ди компаниянең башкарма директоры Фәрхәт Шәмсиев.Комиссияне җитәкләүче ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин авыл хуҗалыгы формированиеләренең мөһим кампаниягә җаваплы әзерләнүләрен билгеләп үтте:– Мөслим урып-җыю эшләренә иң беренчеләрдән булып керешә. Ел урагына әзерлек мәсьәләләренә килгәндә, агрофирмалар һәм хуҗалыклар бу мөһим чарага зур җаваплылык тоеп әзерләнә. Гомумән, игенчелек тармагында матур үзгәрешләр күзәтелә. Район игенчеләренең урып-җыю эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарачакларына тулы ышаныч бар. Маңгай тире түгеп үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга язсын.Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Исламов” фермер хужалыгының әзерлеге иң югары дәрәҗәдә дип бәяләнде. Икенче урын “Туган як” һәм “Август- Мөслим” агрофирмаларына бирелде. Әйе, чебешләрне санар вакыт җитте. Бу юлы да сынатмасак иде. Урып-җыюда хезмәт куячак һәркемгә уңышлар һәм түземлек телибез.
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.
Раушан Нигъмәтуллин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев