СУ КИРӘК, СУ!!!
Җәй саен диярлек Мөслим халкын су проблемасы борчый. Башка елларда сусызлыкка явым-төшем булмауны сәбәп итсәләр, быел артык кызу көннәр дә, челлә дә юк. Ләкин су проблемасы актуаль булып кала. Кем гаепле? Сәбәп нәрсәдә? Тукай әйтмешли, җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында ява бит бездә. Халыкны өзлексез су белән тәэмин итү өчен кем җаваплы? Яшь бала үстерүче әниләр, уйнап арыгач, су эчәргә тилмергән нәниләр, сусыз тора алмаган өлкәннәр су кытлыгын аеруча авыр кичерә.
– Узган ел да болай ук интекмәгән идек. Өйдә запаста чиләк-чиләк су тотам хәзер. Аяк-кулларны юмый булмый, ашарга әзерлисе, табак-савытын, керен юасы... Барысына да су кирәк! Аптырагач, бер-ике тапкыр кибеттән су сатып алып, аш та пешердем, чәй дә кайнаттым. Ләкин кесәгә суга бит! Халык нигә интегергә тиеш?! – ди райондашыбыз Гөлназ Җәмалиева.
Әйе, су – яшәү чыганагы. Аның кадерен суга тилмергәндә генә аңлыйбыз шул.
– Сусызлык проблемасы быел аеруча нык борчый. Моңа судан счетчиксыз гына файдаланучыларның урлашуы да, кешегә калмасын дигәндәй бакчаларына су сибүчеләр дә гаепле. Ләкин проблеманы тудыручы төп сәбәп – су челтәренең искереп, тузып бетүендә. Су челтәрен тулысынча алыштыру өчен шактый средстволар таләп ителә. Ләкин башка чара юк, мөмкинлекләр табасы булачак, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов.
Моннан 35-40 ел элек салынган торбаларның тәмам череп, хәтта уалып бетүе проблема тудыра, димәк. Иске носкины күпме ямасаң да, ул берничә көннән тишелә. Шуның кебек, искесен ремонтлау гына ситуациядән чыгу юлын күрсәтми.
– Иске су трассаларында өзеклекләр бик еш була. Халыкның зары аңлашыла да. Ләкин, су системасын яңартмыйча торып, сусызлык проблемасы бетмәячәк. Әлеге трассаны ремонтлый-ремонтлый эксплуатацияләгәндә дә, халык атнага ике-өч мәртәбә сусыз утырачак. Безнең эшчеләр ял көннәрендә дә ремонт белән мәшгуль, кулдан килгәннең барысын да эшлибез, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте баш инженеры Ирек Заһидуллин.
Сусызлык проблемасы быел хәл ителер дип ышанасы килә. Ташлыяр чишмәсеннән тәмле, сыйфатлы су эчә башлаган гына идек, анысында да өзеклекләр барлыкка килеп, 24 июль көнне әлеге трассада зур ремонт эшләре алып барылды. Шул ук көнне, Гагарин һәм Пушкин урамнары киселешендәге су трассасында авария булып, ремонт эшләре башкарылды. Мөслим халкы иртәнге сәгать сигездән кичке алтыга кадәр сусыз утырырга мәҗбүр булды. Су булмаячагы турында алдагы көндә халыкка социаль челтәрләрдән хәбәр җиткерелсә дә, бар кеше дә интернетта утырмый шул! Әби-бабайлар, гомумән, дөньякүләм пәрәвез челтәре белән “дус түгел”.
– Киленем май азагында бәбиләде дә: “Әни, синең янда җиңелрәк булыр”, – дип, шәһәрдән кайтты. Булды, ди сиңа?! Бала чүпрәген юу өчен, изаланып, чишмә суы ташыдык, аны кайнаттык. Болай да бөркү өй уттай кызды. Белмим, нинди хәлдер инде бу?! Суга вакытында түлибез, үзара салым акчаларын да вакытында бирәбез. Төзеклеге, матурлыгы белән дан тоткан Мөслимдә яшибез дип, күкрәк кагабыз. Тик менә халыкны суга тилмертмәсеннәр иде. Сусыз бик авыр бит! – ди Зәйтүнә Зарипова.
Нәрсәгә тотынма, су кирәк. Җитәкчелек, җаваплы оешмалар бу проблеманы хәл итү юлын тизрәк тапсын иде!
Лилия ШӘЙМИЕВА.
Әлфинур Ногманова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев