Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ишегалларын бергәләп ясыйбыз

ТР Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” фракциясе членнары, күпфатирлы йортлар ишегалларын яңарту максатында, “Минем ишегалды” республика программасын эшләү турында тәкъдим кертте. Тәкъдим республика халкының мөрәҗәгатьләре нигезендә барлыкка килде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, тәкъдимне хуплап, күпфатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту буенча максатчан программа эшләү турында карар кабул итте. Нәтиҗәдә 2020-2024 елларда республикабызның барлык район һәм шәһәрләрендә күпфатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерү күздә тотыла. 
Мөслим авылында 60 күпфатирлы йорт һәм җиде ишегалды исәпләнә. Алар Колхоз, Тукай, Пушкин, Вахитов, Авзалов һәм Кооператив урамнарында урнашкан. Шөкер, ишегалларының барысында да диярлек балалар яисә спорт мәйданчыклары, юллар ясалган. Шулай да яңартасы, төзекләндерәсе урыннар бар әле. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан әлеге эшләрне башкаруда халык фикерен, тәкъдимнәрне тыңлау буенча очрашулар башланды. Җирлегебездә беренче шундый очрашу иң беренчеләрдән булып ясалган Пушкин урамы ишегалдында узды. Биредә яшәүчеләр белән очрашуга район җитәкчелеге, Мөслим авыл җирлеге һәм идарә итүче компания вәкилләре дә килгән иде. Очрашуда ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе члены, дәүләт төзелеш һәм җирле үзидарәләр буенча даими комиссия рәисе Альберт Хәбибуллин да катнашты. Очрашуны ачып, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов түбәндәгеләрне җиткерде: 
–Республикабыз җитәкчелеге күпфатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерү һәм халык өчен уңайлы итеп үзгәртү буенча максатчан программа эшләү турында тәкъдим кертте. Программаның беренче этабы – халык белән очрашулар, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлау, теләкләрен өйрәнү башланды. Мондый очрашулар ТР Дәүләт Советы депутатлары, “Бердәм Россия” сәяси партиясе членнары катнашында уза. Без, сезнең тәкъдимнәрне тыңлап, киләчәктә бу мәйданчыкны сезнең фикерләр нигезендә үзгәртү буенча эшләячәкбез. 
ТР Халыклар ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе, районның иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов һәркемгә үз тәкъдимен җиткерергә мөмкин булуын билгеләп үтте: 
– Мәйданчыклар җирлектә булган мөмкинлекләрне кулланып ясалган иде. Бәлки, бик үк камил булмаган, эшләнеп бетмәгән урыннар да бардыр. Ә бүген аларны үзгәртеп корырга, заманча яшәү шартларына туры китереп ясарга реаль мөмкинлек туды. Бирегә җыелуның максаты – сезнең фикер-тәкъдимнәрне тыңлау, аларны өйрәнү. Мәйданчыкларны үзгәртү, төзекләндерү эшләрен алып барганда әти-әниләрне, өлкәннәрне һәм балаларны, җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне, кышкы һәм җәйге чорны исәпкә алып, гомумән, һәркем һәм һәрвакыт кулланырлык итеп ясарга кирәк. 
Альберт Хәбибуллин дәүләтебезнең җирлекләрдәге яшәү шартларын яхшыртуга, яңа мөмкинлекләр тудыруга ярдәме зур булуын билгеләп үтте: 
– Бүген без бик бәхетле, чөнки шулкадәр зур үсеш алган, алга киткән республикада яшибез. Татарстан, кайсы гына яктан карасаң да – икътисад булсынмы ул, төзелешме, сәнәгатьме – күрсәткечләребез бик яхшы. Бүген Татарстан – әйдәп баручы республикаларның берсе. Республикада яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, аларга уңайлы яшәү шартлары булдыру буенча да республикабызга тиңнәр юк. Халык өчен эшләүче мондый программалар да нәкъ менә шушы максатларда кабул ителә һәм, әйтергә кирәк, нәтиҗәле эшли. Мөслим районы мисалында без моны ачык күрәбез. Нигездә авыл хуҗалыгы районы булган Мөслим искиткеч үзгәрешләр кичерә. Биредә халык өчен тудырылган мөмкинлекләрне күреп, мин бик шатландым. 
Очрашуда Пушкин урамы ишегалдын үзгәртеп ясау буенча дистәдән артык тәкъдим керде. Альберт Хәбибуллин бу көнне район үзәк хастаханәсе коллективы һәм мәдәният хезмәткәрләре белән дә очрашты. Очрашуларда катнашучылар үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр. 
Фәридә 
ГАЙНЕТДИНОВА. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев