25 октябрь 2019 яңалыклары
-
Сарымсакның файдасы
Йөткергәндә, өч тырнак сарымсакны изәсең дә, 2-3 аш кашыгы бал өстәп кайнатасың. Аннары суытып эчәсең. Ютәлнең эзе дә калмас.
-
Ноябрь башында татарстанлыларны озын ял көннәре көтә
4 ноябрьдә Россиядә – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә республикада Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.
-
Тәҗрибәле тәрбияче
Түбән Кама педагогия көллиятен тәмамлаган кыз Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасына тәрбияче итеп билгеләнә. 1994 елда “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, читтән торып Яр Чаллы шәһәренең педагогик институтында югары белем ала. Бүгенге көндә “Кояшкай” балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли.
-
Укучыларыбыз иҗаты. Көзге чебиләр язмышы
Җәй буе кыртлап йөреп тә, чеби чыгара алмаган ике тавыгымның берсе, ниһаять, бәбиле булды. Аның хәзер ике чебие бар. Шундый матурлар, сары йомгакларым! Чебиләрем матур гына булып үсеп киләләр. Ә икенчесе, һаман да кыртлап, әзер чебиләр янында бөтерелмәкче була. Ләкин кая ул, ана тавык кабарынып ала да, аны очыртып алып китә.
-
Йокыдан тиз айну өчен киңәшләр
Йокыдан уянуга сикереп торып, хуҗалык эшләренә кереп чуммаска, күзләрең ачылмас борын, эшкә йөгермәскә тырыш. Түбәндәге гап-гади киңәшләрне истә тотканда, йокыдан да тиз айныйсың һәм кәефең дә күтәренке булыр.
-
Игътибарлы булыгыз!
Көзге-кышкы чорда янгын очраклары арта. Моны булдырмас өчен янгынга каршы режим таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.
-
Татарстанда гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә грантка гаризалар кабул ителә
Грант суммасы бер хуҗалыкка 30 млн сумнан һәм чыгымнарның 60 процентыннан артык була алмый.
-
Теплицаны кышка әзерлибез
Теплицаны иң элек үсемлек калдыклары, черегән яшелчәләр, терәк һәм бәйләвечләрдән арындырыгыз.
-
Безнең белән бергә атлый ул
– Кем язган бу китапны? Музейга экскурсиягә кергән кунак, шулай дип, өстәлдә яткан китапны кулына алды. – Роза апа Хәбибуллинаның күптән түгел генә басылып чыккан китабы, – дип җавап бирдем мин.
-
Кайгырту ун көнлек булмасын
Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланганга да шактый вакыт үтеп бара. Быел ул ничек узды? Планлаштырылган нинди эшләр үтәлми калды? Район ветераннар советы рәисе Илгиз НИЗАМОВ белән ункөнлек нәтиҗәләре хакында сөйләштек.
-
Эшләгәнгә эш карышмый
Авылда күпләп мал асраучылар, үз эшен булдыручылар арта бара. Тойгелде авылында үз эшләрен башлап җибәргән Кәлимуллиннар “Авыл кешесенең төп терәге – үзе алып барган хуҗалык” дигән фикердә. Үз эшләрен башлаучыларга ярдәм итүче программалар булганда, авылларда фермерлар саны арта баруына шик юк.