Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләгәнгә эш карышмый

Авылда күпләп мал асраучылар, үз эшен булдыручылар арта бара. Тойгелде авылында үз эшләрен башлап җибәргән Кәлимуллиннар “Авыл кешесенең төп терәге – үзе алып барган хуҗалык” дигән фикердә. Үз эшләрен башлаучыларга ярдәм итүче программалар булганда, авылларда фермерлар саны арта баруына шик юк.

– Озак еллар баш зоотехник булып эшләгән идем. Үз эшемне 2015 елда, һич уйламаганда гына башлап җибәрдем. Сигез тана алып, гаилә фермасы төзедем. 2017 елда – ун сыер, 2018 елда сигез буаз тана сатып алдык, – ди Мөдәррис Кәлимуллин. 
Улы Руслан белән килене Гөлгенәнең дә фермер хуҗалыклары бер территориядә урнашкан. Сыер тораклары аерым булса да, гаилә фермасында эш бергә алып барыла. 
– 2018 елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан үз эшен башлаучы яшь фермерларга бирелүче грант оттым. 2,9 млн сум грант акчасына үзебезнең средстволарны да өстәп, терлекләр симертү өчен комплекс төзедек, герефорд токымлы 50 баш үгез сатып алдык, – ди Гөлгенә Кәлимуллина. 
Бүгенге көндә Кәлимуллиннарның фермер хуҗалыгында 30 баш савым сыеры, герефорд токымлы 50 баш бозау һәм шулкадәр үк тана бар. Алар ачык һавада тәрбияләнә. Бозауларның көнлек үсеше 1200 граммга кадәр җитә икән. Быел Мөдәррис абый белән улы Руслан да дәүләт ярдәме алган. Гаилә башлыгы, үз эшен башлаучы буларак, 3 млн сум грант отса, Руслан гаилә фермасы программасы буенча 7 млн сум грантка ия булган. 
– Бүген без зур гына сөт фермасы төзибез. Авылдан 1,5 км читтә урнашкан ул. 2 гектар мәйдан җирне чүп үләненнән арындырып, профнастил койма белән әйләндереп алдык. Биредә савым сыерлары өчен торак, сөт блогы, кирәкле заманча җиһаз-җайланмалар булачак. Киләчәктә шушы ук комплекста сөтчелек буенча мини-ферма төзергә ниятлибез, – ди Руслан. 
Бүген Кәлимуллиннар гаилә фермасы көн саен 250 литр сөт тапшыра. Аны Башкортостанның Илеш районына озаталар. Киләчәктә сөтне үзләрендә эшкәртеп, халыкка эремчек, катык, каймак, йогырт, кефир кебек продуктлар әзерләп сатуга чыгарырга планлаштыралар. Алга таба казылык җитештерү буенча мини-завод төзергә дә планнары бар аларның. 
– Алга таба читтән бозаулар сатып алмаска исәп. Үзебездәге сыерлардан туган бикәч бозауларны, юнәлешле үстереп, төп көтүгә кертәчәкбез. Герефорд токымлы бозауларны ит юнәлешендә үстерү дә бик файдалы. Бу токым климатка бик тиз яраклаша, ашату-тәрбияләү технологиясе дә артык катлаулы түгел. Тиешле тәрбия биргәндә көнлек үсеше дә югары. Итенең сыйфат күрсәткечләре дә яхшы. Юкка гына аларның итен мәрмәр димиләрдер, – ди Мөдәррис абый. 
Моннан 3-4 ел элек чүпкә батып яткан җирләрдә бүген зур бер комплекс калкып чыккан. Савым сыерлары һәм бозаулар өчен төзелгән тораклар, кардалар һәм техника төзек булулары белән күзгә ташлана. Борынга ферманың әчкелтем исе дә килеп бәрелми. Бозаулар кардада әкрен генә печән һәм салам чемченә. Рационда каралган концентрат азык һәм сенаж да җитәрлек бирелә. Югары Табын авылында 70 гектар пай җирләре бар Кәлимуллиннарның. Анда күпьеллык үлән үстерәләр. Салам белән фураж ашлыгын игенчелек белән шөгыльләнүче “Әюпов” фермер хуҗалыгыннан сатып алалар. 
Гаилә фермасында дүрт кеше даими эш урыны белән тәэмин ителгән. Кәлимуллиннарның үзләренең дә бер минут та тик торганы юк. Планнары да зурдан бит – казылык һәм мини сөт заводлары төзү. Алар сафка баскач, райондашларыбыз экологик яктан чиста ит һәм сөт продуктлары белән тәэмин ителәчәк, дигән сүз. Эшләгәнгә эш карышмый дип, нәкъ менә Кәлимуллиннар кебек тынгысызлар хакында әйтәләрдер ул. 
Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев