Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең белән бергә атлый ул

– Кем язган бу китапны?  Музейга экскурсиягә кергән кунак, шулай дип, өстәлдә яткан китапны кулына алды.  – Роза апа Хәбибуллинаның күптән түгел генә басылып чыккан китабы, – дип җавап бирдем мин. 


– Минем укытучым! – диде кунагым эчке горурлык белән. – Ә беләсезме, миндә кечкенә-ә-ә генә яхшылык бар икән, ул – Роза ападан! Ул искиткеч укытучы иде, һәрберебездә китапка мәхәббәт уятты. 
Кунагым, китапны күкрәгенә кыскан килеш, яраткан укытучысы хакында байтак сөйләде. 
– Укырга теләсәгез, алып торыгыз, минеке ул, – дидем. 
– Рәхмәт, мин кайтарырмын аны! – диде ул, сөенеп. 
Роза апа Хәбибуллина белән якыннан мин музейга эшкә кергәч таныштым. Ул музей фондына үзәк хастаханәнең күчмә Байрагын тапшырды. Дөресрәге, аның Роза апада сакланганын белеп, сорап алдык. Кат-кат төрелгән бу Байракны ул авырыксынып кына бирде. Шул вакытта мин Роза апа өчен аның бик тә кадерле булуын аңладым. Күчмә Байракны совет чорында алдынгы оешмаларга тапшыра торган булганнар. Ә хастаханә Роза апаның тормыш иптәше Ильяс Хәбибуллин җитәкчелек иткән елларда алдынгылар рәтендә булган. 
Район мәдәният йортындагы “Татар әдәбияты һәм сәнгатендә – мөслимлеләр” музеенда Роза Хәбибуллинага багышланган экспозиция эшли. Анда язучының китаплары, алган бүләкләре, шәхси әйберләре урнашкан. Биредә кунак булучыларның яисә музейда уздырылган әдәби чараларда катнашучыларның һәммәсе Роза апаның әсәрләрен яратып укулары турында әйтә. 
Роза Хәбибуллина – музейның көтеп алынган даими кунагы. Аның тирән акылы, тормышны яратуы, матур сөйләме, зыялылыгы һәрберебезнең күңелен әсир итте. Балалар өчен үткәрелгән чараларда да бик теләп катнаша ул. Комсомолның 100 еллыгына багышланган чарада Роза апа балаларга совет яшьләренең тормышы турында кызыклы истәлекләр сөйләде. Музей үткәргән әдәби кичәләрдә укучыларны иҗаты һәм әсәрләре белән таныштырды. 
Тынгысыз, тулы канлы тормыш белән яшәүче Роза апа бер дә тик тормый: эзләнә, туктаусыз иҗат итә, язучылар белән очраша. Музейга килгән саен ниндидер яңалык алып килә. Эшли дә, ял да итә белә ул. Табигать кочагында урнашкан җәйге йортында ял итә. Аннан кайткач, табигатьнең матурлыгы, анда күргән һәр җан иясе, үсемлек хакында тәмләп сөйли, фотолары, видеосы белән уртаклаша. Роза апа безнең өчен 85 яшьлек өлкән кеше түгел, ә бәлки бездән күбрәк белүче, зирәк акыллы яшьтәшебез, дустыбыз. 
Илдә булып узган төрле сәяси вакыйгаларны үз башларыннан кичергән өлкән буын белән аралашу – музей хезмәткәрләре өчен зур хәзинә. Алар сөйләгән истәлекләр, фотолар һәм документларны тарихка кертеп калдырырга тырышабыз. Роза Хәбибуллина да музей фондын баетуга үзеннән зур өлешкертүчеләрнең берсе. 
Йолдыз ЗӘКИЕВА, туган якны өйрәнү музее хезмәткәре. 
 

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев