Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайгырту ун көнлек булмасын

Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланганга да шактый вакыт үтеп бара. Быел ул ничек узды? Планлаштырылган нинди эшләр үтәлми калды? Район ветераннар советы рәисе Илгиз НИЗАМОВ белән ункөнлек нәтиҗәләре хакында сөйләштек.

– Илгиз Хафизович, районда өлкәннәр ункөнлеге ничек узды, нинди чаралар үткәрелде? 
– Җирлегебездә пенсия яшендәге 6 меңгә якын кеше бар. Халыкара өлкәннәр көнен һәрберебез көтеп ала. Бу датаның, бер генә көндә билгеләнмичә, тулы бер декада итеп уздырылуы да матур традициягә әйләнде. Быел ункөнлеккә старт 28 сентябрь көнне район үзәгендә узган ярминкәдә бирелде. 1 октябрьдә район мәдәният йортында Татарстанның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында тантаналы чара узды. Бүгенге көндә районыбызда җиде Бөек Ватан сугышы ветераны яши, Татарстан яшьтәше булган 100 яшьлек дүрт әбиебез бар. Чара нигездә шушы шәхесләрне олылауга багышланды. Гыйбрәтле дә, данлыклы да, хөрмәтле дә язмышка ия өлкәннәребез турында матбугат үзәге ярдәме белән әзерләнгән видеосюжетлар күрсәтелде. Бу чара өлкәннәр өчен дә, бүгенге яшь буын өчен дә тәрбияви булды. 
Быел декада барышына яңалык та керттек. Өлкән яшьтәгеләр өчен 5 октябрь көнне Мөслимдә ишегалды бәйрәмнәре уздырылды. Аларда чәй өстәле, концерт тәкъдим ителде. Әлеге чара район күләмендә үткәрелгән бәйрәмдә яисә үзләренең оешмаларында уздырылган чараларда катнаша алмаган, оешма-предприятиеләре ябылган өлкән яшьтәге райондашларыбызга бер хөрмәт күрсәтү дә булды. Декада кысалаларында шахмат-шашка ярышлары оештырылды, чәчтарашханәләрдә, җәмәгать мунчасында ташламалы хезмәт күрсәтелде. 10 октябрьдә “Картаймагыз әле, ветераннар” клубында “Дин. Әхлак. Тормыш” дигән темага зур гына сөйләшү булды. Авыл җирлекләрендә һәм оешма-предприятиеләрдә дә өлкәннәрне тәбрикләү чаралары узды. “Мөслим инженерлык челтәрләре”, “Хуҗалыкара төзелеш оешмасы”, почта һәм электр элемтәсе узеллары, “Август-Мөслим” агрофирмасы, район Советы һәм Башкарма комитеты һәм күпчелек оешма-предприятиеләр үзләрендә эшләп чыккан пенсионерларга бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды. 
– Элеккеге колхозлар чорында эшләп лаеклы ялга чыгучылар, оешмалары таркалган кешеләр дә бар бит әле. Аларда эшләгән өлкәннәргә игътибар күрсәтелдеме? 
– Пенсионер кеше эшләгән оешмасын һәрвакыт хезмәт урыны буларак кабул итә һәм оешманың бүгенге яшәеше, халәте белән кызыксына. Һәм, милек формасының нинди булуына карамастан, оешма җитәкчелегеннән игътибар өмет итеп яши. Җитәкчеләр дә, хезмәткәрләр дә “элеккеге” пенсионерларның уй-хисләрен, теләкләрен аңласын иде. Кайчан да булса үзләре дә лаеклы ялга чыгачак. Бүгенге көндәге җитәкченең өлкән буынга карата игътибары коллективының киләчәктә үзенә карата мөнәсәбәтен тәрбияләү чыганагы да бит. Кабатлап әйтәсе килә: район мәдәният йортында узган тантана да, ишегалды бәйрәмнәре дә нәкъ менә игътибарсыз калган өлкәннәргә ихтирам күрсәтү максатын күздә тотты. 
– Илгиз Хафизович, социаль челтәрләрдә Өлкәннәр көненә таратылган пакет турында сүз булган иде. Анда сүз пакетларның төрле булуы хакында бара. Шундый канәгатьсезлек сүзләре булмадымы? 
– “Август-Мөслим” агрофирмасы узган ел да, быел да үзләренең территорияләрендә урнашкан колхозларда эшләп лаеклы ялга чыккан барлык пенсионерларга бәйрәм күчтәнәчләре таратты. Исемлек биргәндә җирлектә урнашкан барлык оешмаларның пенсионерларын кертүчеләр дә, бары тик колхозда эшләп чыкканнарның гына исемлеген бирүче авыл җирлекләре дә булган. Шул сәбәпле өлкәннәргә таратылган пакетлар да бертөрле була алмагандыр. Ни дисәң дә, “Август-Мөслим” агрофирмасы җитәкчелегенең өлкәннәрне кайгыртуы башкаларга да үрнәк булырга тиеш. Бүгенге өлкәннәребез райондагы теге яки бу оешма-предприятиене төзүдә катнашкан, колхоз-совхозларда бил бөккән. Бүгенге милекчеләр, җитәкчеләр һәм инвесторларның күбесе алар булдырган базада эшли. Димәк, бу оешмалар пенсионерларга бик тә кадерле, аларның әхлакый яктан хокуклары бар. Бүгенге җитәкчеләр өлкәннәребез аларның милегенә ымсына дип уйламасын, аларга бары тик игътибар һәм хөрмәт күрсәтсен. Вәзгыять үзгәреп тора, тора-бара бөтен җир шундый шәхси милеккә әйләнеп бетсә, өлкәннәребез нишләр? Аларның бу йөрәк авазын җәмәгатьчелек, милек хуҗалары, шәхси эшмәкәрләр дә ишетсен иде. 
– Бүген өлкәннәребезнең сәламәтлеген кайгырту, аларның шөгыльләрен барлау максатында төрле проектлар эшләвен дә ишетеп беләбез. Алар белән дә таныштырсагыз иде.

– Әйе, узган ел республика ветераннар советы тарафыннан өлкәннәр өчен “Үзара ярдәм” проекты игълан ителгән иде. Әлеге проект рухи яктан бер-береңә ярдәмләшеп яшәүне күздә тота. Пенсиядәге бер һөнәр кешеләре, бергә җыйналып, кич утырырга, гәпләшергә, сөйләшергә мөмкин. Әйтик, кул эшләре, бакчачылар, чәчәк үстерүчеләр, әдәбият-сәнгать өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыкканнар бар. Аларның сөйләшер сүзләре бик күп. Мондый җыелуларны һәр авылда эшләргә була. Әлеге очрашуларны өлкән кешеләргә психологик ярдәм дип тә кабул итәргә кирәк. Әлеге проект урын өстендә ятучы өлкән кешеләрне күршеләре, авылдашлары тарафыннан хәл белешүне дә үз эченә ала. 
Ветераннар оешмасы үзенең уставы буенча өлкәннәрнең, ветераннарның мәнфәгатьләрен яклауны күздә тота. Аларның мәнфәгатьләре күп төрле. Шуны күздә тотып, урыннарда эш оештырырга тиешбез. Бер генә өлкән кешебез дә ветераннар советлары һәм аларның активлары тарафыннан игътибарсыз калмасын иде. Мондый мөнәсәбәт ун көн эчендә генә түгел, ә даими һәм дәвамлы булсын иде. Балаларыбызга, киләчәк буынга үрнәк өчен дә кирәк бу. Бүгенге көндә балалары исән булып та, алар тарафыннан игътибар, кайгырту күрмәгән өлкәннәр бар. Димәк, безнең тәрбия чылбырының кайсыдыр өлешендә өзеклек булган. Тәрбия мәсьәләсендә ата-аналар белән дә, балалар белән дә эшләргә кирәк. 
– Өлкәннәребезгә нинди теләкләрегез бар? 
– “Хәрәкәттә – бәрәкәт” өлкәннәр өчен төп девиз булырга тиеш. Хәрәкәттә булсак, сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итәрбез. Бүген Мөслимдә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Өлкәннәр өчен оештырылган “Скандинавча йөрү”, “Сәламәтлек” клублары күпләрне үзенә тарта. Спорт корылмаларында, мәдәният йортларында өлкәннәргә бушлай хезмәт күрсәтелә. Һәркем, әлеге залларга килеп, үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнә ала. Барлык өлкәннәребезгә саулык-сәламәтлек һәм актив тормыш алып баруларын телим. 
Әңгәмәдәш – Фәридә 
ГАЙНЕТДИНОВА. 
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев