23 февраль 2026 яңалыклары
-
Февраль ахырында Татарстанда салкыннар, бераз кар һәм көчле җил көтелә
Узган тәүлектә республика югары басым тәэсирендә булды: явым-төшем булмады, ләкин иртән томан һәм суык булды, ә төнлә җил урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчәйде
-
Күңел байлыгы кирәк
Соңгы укыган китабым – Туфан Миңнуллинның өч томлы сайланма әсәрләре. Анда ун пьеса тупланган. Гади, аңлаешлы итеп язылган әсәрләр үз чорын тасвирлый. Әлеге пьесаларның күпчелеге сәхнәләштерелгән. Т.Миңнуллин әсәрләрен бүген дә яратып укыйм. Чын әсәрләр, чын язучылар менә шундый буладыр.
-
Татарстан халкына пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр
Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы игълан ителгән икән, үз гомереңне саклау һәм якыннарыңны коткарып калу өчен мөһим адымнар ясарга кирәк. Әгәр һөҗүм вакытында бинада булсагыз, аскы катларга – подвалга яки паркингка төшәргә кирәк, лифт кулланырга ярамый. Шулай ук якындагы бинада яки җир асты кичүендә яшеренү урыны эзләргә була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
-
Татарстанлыларны якындагы тәүлектә көчле җил турында кабат кисәттеләр
Республика территориясендә 24 февральгә каршы төндә һәм көн дәвамында җилнең көчәюе фаразлана. Синоптиклар әйтүенчә, кайбер урыннарда тизлек секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
-
Яраткан эш җиңел була
Зилә Ситдыйкова Пушкин урамындагы күпфатирлы йортлар территориясен җыештыра. Ул 27 подъездга хезмәт күрсәтә
-
Омтылыш тудыра белик
Баланың мөстәкыйль булып үсүе өчен мотивация тудыра белергә кирәк.
-
Район поликлиникасында гериатрия кабинеты сигезенче ел эшли
Табиб көненә 4-7 кешене кабул итә.
-
Әлмәттә дошман пилотсыз очкычларын юк иткәннән соң янгын чыккан, зыян күрүчеләр юк
Бүген иртән Әлмәт районындагы сәнәгать зоналарының берсендә дошман пилотсыз очкычларын юк иткәннән соң янгын чыккан. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате
Хөрмәтле татарстанлылар!
-
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате
Хөрмәтле татарстанлылар!