Омтылыш тудыра белик
Баланың мөстәкыйль булып үсүе өчен мотивация тудыра белергә кирәк.
Кеше үз тормышында берничә четерекле мизгел кичерә. Шуларның берсе – мәктәптә укый башлау. Соңгы елларда мәктәп укучыларның укуга мөнәсәбәте борчу уятырлык дәрәҗәдә үзгәрде. Бу нәрсәгә бәйле: өйдәге үзара мөнәсәбәтләргәме, әллә белем алуга уңай караш тәрбияләмәүгәме?
Статистиканы, сораштыруларны карасак, бала яхшы билге алып кайтса, күпчелек әти-әниләр аны мактый, начар билге өчен ачуланалар икән. Шул сәбәпле барлык баланың да диярлек кәефе төшә, ул үз эченә бикләнергә мөмкин. Шулай да аларның күбесе хатасын төзәтергә әзер. Сораштыруда катнашучыларның өчтән бер өлешен хаталары өчен телевизор, компьютер, телефон куллануны чикләү юлы белән “җәзалыйлар”, шул ук вакытта зур күпчелеккә әти-әнисе булышырга әзер. Бары тик 5 процент әти-әни генә баласына ярдәм итүдән баш тарта, өй эшләрен үзләренә эшләргә куша.
Баланың өйдә дәрес әзерләвен, мөстәкыйль эшчәнлеген оештыруны ата-ана үз өстенә алырга һәм дөрес оештырырга тиеш дип саный Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең педагог-психологы Ләйсән Хәлиуллина.
– Кызганыч, кайбер әти-әниләр бу мөһим эшкә җитәрлек игътибар бирми. Икенче берәүләр исә, киресенчә, баласы укуда артта кала башласа, моның сәбәпләрен ныклап тикшереп тормыйча, аны ялкаулыкта гаепләп битәрләргә тотына. Күпчелек әти-әниләр өчен баласына дәрес әзерләтү авыр. Баласының озаклап утыруыннан, темага тиз генә төшенә алмавыннан, кушканнарны эшләмәвеннән арыган әти-әниләр еш очрый, – ди ул.
Баларның гына түгел, олылар тормышында да мотивация бик көчле корал булып санала. Аны булдырырга кирәклеген бар кеше дә аңлый, әмма бөтен кеше дә башкарып кына чыга алмый. Шул ук вакытта мотивация кемгәдер көчле тәэсир итәргә, ә кемгәдер аның тәэсире бөтенләй булмаска мөмкин.
Бала дәресләрен әзерләмәс өчен төрле сәбәпләр таба, елый, киреләнә, биремнәрне аңламавын әйтә. Бу вакытта нишләргә?
– Күп очракта мотивация өчен акча да кирәкми. Сүзләр дә мотиватор ролен үти. Без балаларга ничек эшләргә кирәклеген аңлатырга тиешбез. Еш кына безнең карашка җиңел тоелган әйберләр беренче тапкыр моны эшләгән кешегә аңлаешсыз була. Баланың аңламавы еш кына олыларны чыгырыннан чыгара. Әмма без тәҗрибәле, өлкән, аңлы кешеләр. Сабыр булу кирәк. Эш тәртибен аңлаткач, балага мөстәкыйль рәвештә эшләп карарга ирек бирегез. Тәпи йөрергә өйрәткәндә, бала өчен сез йөрмисез бит. Бу очракта да шулай, – ди мәктәп психологы.
“Яраткан кешеләрдән генә үрнәк алалар, уңышка ирешкәннәрне генә яраталар” дигән әйтем бар. Ә менә уңышка ирешү өчен һәрвакыт эзләнергә, өйрәнергә, укырга – алга омтылырга кирәк. Укудагы уңышның төп һәм алыштыргысыз шарты булып укучының үзенең уңышка омтылуы тора. Барысы да узебезнең кулларда!
Ләйсән Хәлиуллинаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев